Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 гыйнвар 2019, 17:21

Юмартлык беркатлылыкмы?

Аңлатмалы сүзлектә юмартлыкка, башкаларга риясыз рәвештә ярдәм күрсәтү, саранлыкның булмавы, тапканыңны кем белән булса да бик юмарт рәвештә бүлешү, дигән бәяләмә бирелә. Фәнни юмартлык исә үз фикерләреңне, идеяләреңне башкаларга бушка тапшырырга омтылу, дип аңлатыла. Юмартлык ул – кеше йөрәгенең милеккә бәйле булмавын күрсәтүче сыйфат.

Юмартлыкны башкалар игътибарын җәлеп итү, мактану яисә шәхси файда алу максатында файдаланырга ярамый.


Юмартлыкны һәркем үзенчә аңлый. “Кайвакыт андый “юмартлык”тан елыйсы килә, чөнки ул шәхси файда алу, танылу өчен генә эшләнә. Аннары ул синең муеныңа менеп утырып, ат итеп җигәчәк, диярсез. Андый кешеләр дә шактый. Әмма шунысы да бар: юмартлык, игелек Аллаһ ризалыгы өчен кылына. Ул кеше кадереңне белмәсә дә, юмартлыгың, игелегең, башка кешедән, башка яктан булса да, игелек булып кайтачак. Шунсыз күңел тынычлыгына, чын бәхеткә ирешеп булмый.


Билгеле, юмартлык, күркәм сыйфатлар холык-табигатьтән, гореф-гадәтләрдән дә килә.

Читайте нас: