Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 гыйнвар 2019, 14:43

Тыныч булырга тырышыгыз!

Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә.

* 3-5 минут җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга да урын калмаячак.

* Кытайлылар: „Күңел төшенкелегеннән котылу өчен өйдәге 27 әйберне күчерегез”, — дип әйтергә ярата, үзләре шулай эшли, шуны киңәш итә. Өегезне җыештырыгыз һәм ялгышмыйча санап, 27 әйберне урыныннан күчерегез. Кәефегез әллә ни күтәрелмәсә дә, һәрхәлдә авыр уйлардан арынырсыз.

* Акрын гына тирән итеп сулыш алыгыз — ул канны кислородка баетырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә баш мие бөер өсте бизләренә:”Адреналин бүлеп чыгаруны киметергә”, —дигән әмер бирә. Шул вакытта йөрәк акрынлап кыскара башлый һәм кеше тынычлана.

* Тынычлану өчен сөтле чәй эчсәгез дә бик яхшы булачак. Андый эчемлек киеренке халәт тудыручы гормон бүленүен киметә.

*Суга карап торыгыз — бу шулай ук тынычлануга китерә. Суның зәңгәр һәм яшел төсләре начар уйлардан арындырырыга сәләтле.

* Туңдырма, банан яисә майлы балык ашагыз— ярсыганда нәкъ менә шул кирәк тә инде. Ә менә кофены исә бер тәүлек булса да, эчмәскә киңәш ителә.

Читайте нас: