Караңгыда экраннан уку бик зыянлы. Ул күзләрне тиз ардыра, тора-бара күз күреме начарланырга мөмкин. Телефоннан яңалыкларны укып ятасыгыз килә икән, утны кабызыгыз. Мондый мөмкинлек булмаса, смартфонның яктылыгын киметергә кирәк, ул күзгә көчәнеш китермәслек булырга тиеш.