Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 гыйнвар 2019, 16:19

Ничек йоклыйсың?

Психологлар фикеренчә, кешенең йоклау рәвеше аның холык үзенчәлекләрен, психологик халәтен, курку һәм теләкләрен ачып бирә.

Йомарланып, бала кебек йоклаган кешеләр яклауга мохтаҗ. Аларга яклаучы һәм саклаучы кирәк.


Аркасында йоклаучыларга үз-үзләренә ышаныч хисе, игътибар үзәгендә булырга тырышу хас.


Корсакта черем итү акча сезгә елга кебек агыла дигән сүз түгел әле. Алар тынгысыз холыклы һәм тиз үпкәләп бара. Аларның тормыштагы урыннары тотрыксыз, еш борчылалар. Бу йокы рәвешен яратканнар еш кына башын кулы белән каплый, көтелмәгән хәлдән һәм хәвеф-хәтәрдән сакланалар кебек. Шушы рәвешле йокы кешеләр күңелсез һәм куркыныч төш күрүчән.


Тормышка тиз яраклашучан һәм зирәкләр, гадәттә, янга ятып йоклый. Бу – физиологик яктан дөрес дип табылган "арыслан кыяфәте". Уң як белән йоклаганда, умыртка баганасына, йөрәккә авырлык азрак төшә, гәүдә ял итә. Галимнәр, иҗат кешеләре сулга ятып йоклый. Гомумән, болай йоклаучылар сабыр холыклы, әйләнә-якын-тирәдәге белән тиз уртак тел таба. Аларның җәмгыйәттә урыны да тотрыклы.

Читайте нас: