Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 гыйнвар 2019, 13:55

Уен уйнап акыллы булдым

Һәрбер әйбернең яхшы һәм начар ягы булган кебек электрон уеннарның файдалы якларын да инкяр итмик. Әлеге язма компьютер уеннарына реклама ясамый. Уйнаргамы, юкмы – һәркемнең үз эше. Безнең бурыч исә башка төрле фикерләрнең дә яшәп килүен күрсәтү генә.

Америка нейробиологлары 2015 нче елда бик кызыклы сынау үткәргән. Алар 69 кешене өч төркемгә бүлгәннәр. Бер төркем Super Mario, икенчесе Angry Birds уенын уйнаган. Ә өченче төркемдәгеләр гадәти көнкүрешен дәвам иткәннәр, ләкин компьютерга ике атна буе якын да килмәгәннәр. Нәтиҗәдә, беренче төркем зур күләмле мәгълүматны истә калдыруда иң яхшылары дип табылган.Шулай ук алар катлаулы вәзгыятьтән чыгу юлын да башкалардан тизрәк тапкан. Кошларны очырып уйнаган икенче төркем дә галимнәрне истә калдыру сәләте белән куандырган. Өченче төркем исә үзен бик үк яхшы күрсәтмәгән. Шул ук илнең психиатрлары беренче уенны ике ай дәвамында һәр көн саен 30ар минут уйнаган кешенең баш мие активлашуын исбатлый алган. Америка психиатрлары компьютер уеннарының төрле имгәнүләрдән барлыкка килгән тайпылышларны, шизофрения, нейродегенератив авыруларны дәвалый һәм булдырмый кала алуын теркәгәннәр.


Күпләрнең “Компьютер баланың укына зыян сала, күңел төшенкелегенә китерә, хәрәкәтсез булганга бала тазара” дигән сүзләрен Америка киберпсихологлары тикшереп караган. Нәтиҗәләр бик кызыклы: әлеге тайпылышларда компьютер уеннарының бернинди дә гаебе юк икән. Әле киресенчә, тикшеренүчеләр “Уеннар кешенең кәефен күтәрә” дигән фикергә килгәннәр. Уен студентларга һәм укучыларга төшенкелеккә бирелмәскә һәм тынычланырга булышкан.


Әлеге дә баягы Америкада 2012 нче елда медицина журналында 38 тикшеренүне берләштергән фәнни мәкалә басыла. Тикшеренүләр барысы да бер нәтиҗәгә китерә — компьютер уеннары хасталарның авыртуын киметә. Уенга бик каты бирелеп киткән кешеләр үзен анальгетик кулланган кебек хис итә. Галимнәр, төрле виртуаль уеннар кечкенә пациентларда авыртуны тоюны үзгәртә, диләр. Ягъни, баш мие авыртуны әзрәк дип тоярга мөмкин. Уен бу очракта ярдәмче.


Дислекция чире турында ишеткәнегез бар идеме? Әгәр бала мәгълүмат кабул итә ала, ләкин аның укырга һәм язарга сәләте булмаса, аңарда дислекция. 7 яшьтән алып 13 кә кадәр укучылар кызу темпларда уйнала торган action тибындагы уеннарны уйнап уку тизлеген һәм игътибарлылыкны арттыра. Падуи университеты галимнәре шундый фикергә килгән. Италия белгечләре бер төркем укучыларга 10 тәүлек буе көненә 80шәр минут уен уйнаткан. Балалар уку буенча яшьтәшләреннән артта калмаган. Мониторда бер-бер артлы алышынып торган текст, уенның югары тизлектә булуы балаларга ярдәм иткән, күрәсең.


Компьютер уеннарын яклап тагын берничә сүз әйтәсе килә:


Беренчедән, кансызлыкны компьютер уеннары барлыкка китерә дигән фикер дөреслеккә туры килми. Усаллык балаларда әйләнә-тирә мохиттән, әти-әниләренең үз-үзен тотышыннан килеп чыгарга да мөмкин. Компьютерның тирә-як мохит булдырган дошманилыкны көчәйтүе ихтимал, әлбәттә. Ләкин ул аны барлыкка китерми.


Икенчедән, компьютерга бәйлелек химик ияләшү белән тиңләшә алмый. Ягъни наркомания белән компьютерны бер рәткә кую бик үк дөрес түгел. Компьютер уеннарына бәйлелек кешенең ихтыярсызлыгы, авырлыклардан качарга теләве, вакытны дөрес бүлә алмавы аркасында килеп чыга. Организм компьютерны таләп итми. Мондый төр бәйлелекнең булуына безнең үзебезне кулда тота алмавыбыз гына сәбәпче.


Өченчедән, Голландиянең дүрт шәһәрендә булып узган тикшеренүләр компьютерда уйнаучы балаларның өйдән чыкмауларын кире кага. Хәзерге балалар виртуаль аралашудан реальгә бик тиз күчә, шуңа күрә компьютер уеннары фикердәшләреңне табу һәм язышу коралы да була ала.


Шулай ук бүгенге көндә күп кенә уеннар тел өйрәнгәндә ярдәмче була ала. Мисал өчен, инглиз телендәге уеннарны уйнаучылар “башлыйбыз”, “дәвам итәбез”, “әйе”, “юк”, “көтегез”, “ярдәм кирәк” кебек сүзләрне бик әйбәт беләләр.


Димәк, компьютерның зыяны гына түгел, файдасы да бар икән. Иң мөһиме: чама хисен югалтмаска!

Читайте нас: