Көнчелек – аралашуны боза, ихласлылык, эчкерсезлек юкка чыга, дустың өчен шатлану, позитивлыкны бетерә, Көнчелек – кеше күңелен акрынлап тоткын итә,.. Ни өчен ул, ә мин түгел… ни өчен алар булдыра, мин эшли алмыйм...
Еш кына җиңел ирешкән уңышның кадерен белмибез. Югалтулар аша гына ирешелгәннәрнең бәясен аңлыйбыз. Шулай, сабак ала – ала, дусларыбызның һәр киңәшенә колак салырга, һәрбер ярдәмнең кыйммәтен аңларга өйрәнәбез икән, эшебез үзенән үзе гөрләп барачак.
• I хата: — җиңел генә килгән уңышны күрә, бәяли һәм рәхмәтле була белмәүдән. Көндәлек вак – төяк шатлыкны санга сукмау, сезнең потенциалны дөрес бәяләп, акыллы киңәш бирүченең сүзләренә колак салмау.
• II хата: — сезнең белән элемтәдә булмаучылардан фикер көтеп, вакыт исраф итүегез. Үзегез өчен үрнәк санаган кеше дәрәҗәсенә ирешим, дисәгез, аның киңәшен, ярдәмен көтеп ятмаска кирәк.
• III хата: — үзегезне күкнең җиденче катына күтәрүегез. Әгәр мактаулардан башыгыз әйләнсә, сез инде үзегездә бернинди кимчелекне күрми башлыйсыз. Үз фикерегезгә таянып, бәягезне күтәрү иң зур хаталарның берсе!
• IV хата: — зур уңышлар казанып, югары дәрәҗәләргә ирешкәннәрдән көнләшү.
• V хата: — чынбарлыкны кабул итмәвегез: дөнья, сезнең “күзләрегезне ачу”өчен, төрле ысуллар кулланыр, ә сез үз фикерегездән тайпылмыйсыз.
• VI хата:– үзегезне кимсеткән, рәнҗеткән, түбәнсеткән мизгелләрне кабат – кабат искә алып, вакытыгызны, көчегезне исраф итү – уңышка юлны бикли. Яки, булмастай, тормышка ашмастай план уйлап чыгарып, шуны тормышка ашыру юлларын эзләү дә хата.
• VII хата: – үткәндәге уңышларны санап, яңа үрләргә ирешү юлларын эзләмәү, бер урында таптану, киләчәккә планнар кормау. Белем алырга, укырга теләмәү. Үзегезне укучы, өйрәнчекләр рәтендә күрәсегез килмәү: Ә бит, заман белән бергә атлау өчен, адымнар ныклы булырга тиеш, һәрвакыт хәрәкәт итәргә кирәк.
• VIII хата: – башкаларның, балаларның уңышына сөенә белмәвегез.