Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 гыйнвар 2019, 14:41

“Харизматик лидерлык” нәрсә ул?

Сөйкемле сөякле булумы, әллә Аллаһ бүләгеме? Һәр заманның харизмлы кешеләре булган. Алар, кешеләрне илһамландырып, бер төркемне, бер милләтне, хәтта бөтен бер дини оешманы үз артыннан ияртергә сәләтле була. Александр Македонский, Адольф Гитлер, Уинстон Черчилль – менә дөньяга танылган, халык игътибарын яулаган кайбер шәхесләр.

1. Коммуникатив потенциал. Харизматик лидерның үз – үзенә ышанычы көчле булырга тиеш. Ул аралашучан, сөйкемле сөякле. Андый кешенең карашы туры, тавышы җанны иркәли. Аның, күрешкәндә ныклы итеп кул кысуы, үз – үзенә ышанычлы булуын, үз фикерендә нык торуын белгертә. Алар, килешү төзегәндә, башкаларны ышандыра ала. Ягъни, үз эмоцияләрен әйләнә – тирәдәгеләргә “йоктыра”ала.


2. Мотивацион потенциал. Харизматик лидерлыкка омтылучының үз – үзенә ышанычы аның дөньяны яхшы якка үзгәртү теләгеннән булырга тиеш. Иң мөһиме – ул дөньяны үзгәртүнең юлларын белә. Чын харизматик лидер лидерлыкка омтылу, властька омтылу максаты белән яшәми. Аның төп максаты – әйләнә тирәне яхшыртырга омтылу. Дөресрәге – максатка ирешү өчен – властька менеп, җитәкчелекне үз омтылышларын чынга ашыруда куллану. Шулай итеп, харизматик лидерлыкка омтылучының бер төп сыйфаты – бу тормышта үзенең миссиясен тою. Мондый лидерның һәрвакыт ачык максат – планы бар. Аның киләчәкне күзаллавы ачык. Үзенең тәртибе, тотышы белән андый кеше: “без бу гади булмаган мәсьәләне дә хәл итәчәкбез,” – дия. Шулай итеп, ул әйләнә тирәдәгеләрдә өмет, ышаныч уята.


3. Энергетик потенциал. Үз максатларына ирешер өчен, харизматик лидер, әлбәттә, темпераментка ия булырга тиеш. Максатчанлык, таләпчәнлек, үз – үзенә ышаныч, стресска каршы тору көче, ирек яратуы, бәйсез булуы әнә шуннан. Югарыда санап үтелгән сыйфатлар янында әйбәт интеллект та булса, тагын да шәбрәк.


Йомгаклап шуны язарга кирәктер: харизматик лидер оешмага бу оешмада аңа мохтаҗлык туу белән килә. Җәмгыятьтә нинди дә булса үзгәреш яки социаль кризис туган очракта да, харизматик лидер килүе көтелә.




Читайте нас: