Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2019, 14:38

Январь сынамышлары

Фаразларның кайсысы чынга ашар, көтеп карыйк...

- Гыйнварда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.

- Гыйнварда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.

- Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.

- Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

- 14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була.

- 19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

- 25 гыйнварда кояш караса, кошлар иртә килергә мөм­кин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

Читайте нас: