Тора-бара кошчыкка шундый рәхәт булды, аның сайрыйсы, шатлыгын башкаларга да ишеттерәсе килде. Исән-калу шатлыгы шулкадәр көчле иде ки, түзмәде, кыр-яланнарны яңгыратып сайрап җибәрде. Янәшәдә, кыр тычканнарын эзләп-эзләп тә тота алмаган, ачлыктан ачуы кабарган мәче үтеп бара иде. Кош сайравын ишеткәч тә, ул тавыш ишетелгән якка шушышты. Тизәккә буялса буялды, тик кошчыкны казып алып, тамагын туйдырды.
Бу риваятьнең мәгънәсе шулдыр:
- сезгә этлек эшләгән җан иясенең һәркайсы ул әле сезнең дошманыгыз дигән сүз түгел;
- сезне тизәктән сөйрәп чыгарган җан иясенең һәркайсы ул әле сезнең дустыгыз дигән сүз түгел;
- тормыш матур һәм дөнья түгәрәк булганда, күп кеше телен тыя алмый;
- кешегә сөйләшергә өйрәнер өчен ике-өч ел вакыт җитә, ә аннары ул калган гомере буе дәшми калырга өйрәнә.