Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2019, 12:17

Түбән Кама укучысы бакчада эшли торган робот уйлап тапкан

Түбән Каманың VI сыйныф укучысы Григорий Леванов бакчада эшли торган робот уйлап тапкан. Олы абый-апаларның түтәлләрдә казынып билләре авыртмасын өчен дип тырышкан егет.

Әлеге робот белән телефон аша гына да идарә итеп була. Имеш, өйдә телевизор каршында рәхәтләнеп ял итеп ятасың, ә робот синең өчен бакчада эшләячәк. Дөрес, әлегә робот түтәлгә вак орлыклар гына чәчәргә "өйрәнгән". Моның өчен, роботка махсус программа кертеп, түтәлнең озынлыгын, киңлеген күрсәтергә кирәк. Аннан робот орлык чәчәр өчен урын әзерли. Соңыннан орлыкларны чәчеп чыга һәм себерке кебек җайланма белән күмеп куя. Әлегә робот «Лего»дан гына җыелган. Тора-бара аны агачтан ясамакчы.

Читайте нас: