Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2019, 15:52

Үрмәкүчнең файдасы бар!

Татар халкында шундый бер тыю яши – үрмәкүчләрне үтерергә ярамый

Галимнәр йортта үрмәкүч яшәүнең кешеләр өчен файдалы булуын ачыклаганнар. Алар кешегә зыян китерүче корткычларны аулыйлар икән. Американың Төньяк Каролина штаты университеты галиме Мэтт Бертон шәһәр һәм авылдагы 50 йортта тикшеренү үткәргән. Аларның һәркайсында да үрмәкүчләр яшәгән. Галим күбесенчә бу йортларда пәрәвез үрүче бөҗәкләрнең яшәвен ачыклаган. Алар ятьмәләренә эләккән бар нәрсәне дә ашап баралар. Пәрәвезгә эләккән чебеннең ничек тыпырчынганын күргәнегез бардыр. Гадәттә алар ятьмәсенә авыру таратучы корткычлар – озынборыннар, чебеннәр һәм башка шундый вак бөҗәкләр эләгә. Кан эчеп туйган озынборыннарны гына аулаучы үрмәкүчләр дә бар икән. Шул бөҗәкләрне аулап, үрмәкүчләр йортны авыру таратучы паразитлардан саклыйлар икән бит! Үрмәкүчләрне үтереп, без үзебезне саклаучы “санитарларны” юкка чыгарабыз, димәк. Алар безнең сәламәтлегебез өчен тырыша торган бөҗәкләр булып чыкты. Шушы хәлне белгәннән соң, ничек инде аларны үтерергә була? Үрмәкүчләр барысы да агулы бөҗәк булса да, кешегә алар куркыныч тудыра алмый. Тешләре дә тән тиресен тешләрлек көчле түгел. Адәм баласына бары тик ике төр үрмәкүчтән генә сакланырга кирәк – каратол (черная вдова) һәм локсосцелестан. Алар кешегә зыян салулары ихтимал.


Үрмәкүчләр кешедән качарга тырышалар, без алар өчен куркынычрак икәнен сизәләр, күрәсең. “Әгәр дә сез үрмәкүч белән бер өйдә яши алмыйсыз икән, аны үтергәнче, урамга чыгарырга тырышыгыз”, ди Мэтт Бертон. “Ул башка урын табар, сез дә канәгать калырсыз. Әгәр дә инде үрмәкүч белән бер өйдә яшәргә риза булсагыз, аңлагыз, бу сезнең өчен файдага гына. Хәтта өегездә үрмәкүч күрмәсәгез дә, ул анда бар. Үзең дә яшә, башкаларга да яшәргә мөмкинлек” бир принцибының беркемгә дә зыян салганы юк әле”, ди галим.



Читайте нас: