Алдашуны танып була. Моның өчен бары тик игътибарлылык гына булырга кирәк. Киңәшләрне күбесенчә сезнең күптәнге танышларыгызга карата гына кулланып булыр. Чөнки кешенең чын уйларын белү өчен аның ихлас мизгелләрен тоеп калу кирәк.
Ялганны “тотып алу”ның иң дөрес юлы — мимикага игътибар итү. Кеше сүзләрен, хәтта кул хәрәкәтләрен контрольдә тотарга мөмкин, әмма ирененең тартылып куюын, күзенең кысылуын булдырмас өчен ялганлауда бик зур тәҗрибә кирәк.
Әңгәмәдәшегезнең йөзенә игътибар итегез. Аның хис-кичерешләре сүзләренә туры киләме? Мисал өчен, ул “Синең уңышларың мине сөендерә” ди, шул ук вакытта куллары белән үз-үзен кочаклап тора, аркасы бөкрәйгән икән, монда инде озак уйлап торасы юк: сезнең өчен шат түгелләр.
Ә иптәшегезнең үзенең сүз-фикерләренә реакциясе ничек? Әгәр ул башта сүзен әйтеп, берничә секундтан соң гына шуңа тәңгәл эмоцияне “күрсәтсә”, димәк ул алдый. Кеше хисләренә мондый акрынлык хас түгел. Әлбәттә, әгәр дә ул моны ихластан эшләсә. Ә әгәр дә уйлап торса, бер эмоциядән икенчесенә күчү өчен бераз вакыт кирәк була. Алдакчы башта нәрсә әйтәсен, аннан нинди эмоция “ясарга” кирәклеген уйлый, шул сәбәпле вакыт бераз сузыла да инде.
Галимнәр безнең баш миенең сул як ярымшары интеллект һәм сөйләм өчен, ә уң ягы эмоцияләр өчен җавап биргәнен инде күптән ачыклаганнар. Әлеге ике ярымшар тәнебезнең капма-каршы яклары өчен җавап бирә. Ягъни, баш миенең уң ярымшары тәнебезнең сул ягын, ә сул ярымшары гәүдәнең уң ягын контрольдә тота. Димәк, тәнебезнең уң ягын контрольдә тоту яхшырак. Ә сул якны контрольдә тоту кыенрак. Шуңа күрә әңгәмә барышында сөйләүченең сул аягына, кулына, йөзенә игътибар белән карагыз. Әгәр дә кеше дулкынланса (ә ялганлаганда кеше бик нык борчыла), аның аягы тик тормый, кулы ишарәләре дә күбәеп китә. Нәкъ менә алдагы сәбәп аркасында битнең ассиметриясе югала да инде. Сул як бит күпкә “ихласрак”, ул кешенең алдавын яшереп бетерә алмый.
Кара-каршы утырып сөйләшкәндә ялганны тою җиңелрәк. Ул хәтта каршыдагы кешенең сөйләм кызулыгыннан, пауза тотуларыннан да сизелә. Мәсәлән, әгәр кеше алдаса, аның сөйләгәннәренең тизрәк очына чыгасы килә, шуңа күрә ул ашыгып сөйли. Ә менә паузалары, киресенчә, ешая. Ягъни ашыгып-кабаланып сөйләгәннән соң, ялганлый торган кеше бераз туктап ала: “Тукта әле, ә син миңа һаман да ышанасыңмы?” дип ул үзенең тыңлаучысын тикшереп тора.
Бу киңәшләр кеше белән турыдан-туры аралашканда кулланыла ала. Хәзерге заманда исә безнең аралашу күбесенчә телефон, интернет аша башкарылганга, без виртуаль ялганны тану ысулларын да карап үтәргә булдык.
Алдан ук әйтеп куябыз, иң авыры – хатлардагы алдауны тану. Чөнки телефоннан аралашканда сез әңгәмәдәшегезнең тавышын ишетәсез, аның хисләрен, пауза, ашыгуларын сизәсез. Ә смс язганда кеше текстны гына уйлый, аңа нинди дә булса эмоция “ясарга”, тавышын контрольдә тотарга кирәкми. Алдакчының эше җиңеләя.
Смс язучының сүзләренә игътибар итегез: әгәр дә ул “бер абзый”, “дустым”, “теге хатын” кебек сүзләрне куллана икән, димәк ул конкретикадан кача. Артык төгәлләштереп тормау вакыйганы әһәмиятсез итеп күрсәтә, ә ул хәлләр чыннан да әһәмиятле түгелме икән?
Шул ук вакытта җыен юк-бар әйбергә әңгәмәдәшегез махсус озаграк тукталырга мөмкин. Ул сезгә һава торышын әллә нинди сурәтләр белән тасвирлап бирә, ә үзенең билгеле бер вакытта кайда булуын, нишләп йөрүен әйтмичә дә калдыра ала.
Алдаган вакытта кешеләр бик нык борчылалар. Шуңа күрә сез әз генә булса да ышанмавыгызны күрсәтсәгез, әңгәмә агрессив сүзләр белән баеп китәргә мөмкин. “Син миңа ышанмыйсыңмы?”, “Ә үзең соң нәрсә?” кебек сүзләр артып китсә, сак булыгыз, кемдер сезне алдарга җыена.
Хертфордшир университеты галимнәре ир-атларның хатын-кызларга караганда күбрәк алдавын ачыклаган. Гүзәл затлар көненә ике тапкыр алдаса, аларның яклаучы-саклаучылары өчне алдый икән. Күрәсең, без берничек тә бер-беребезгә ялганламыйча яши алмыйбыз. Шуңа күрә кешенең алдавын белү сезнең өчен бик мөһим булса, әлеге киңәшләрне күз уңында тотып, әңгәмәдәшегезне тикшерә аласыз, билгеле. Ләкин алдан ук хәл итегез: чыннан да сезне алдаганнарын беләсегез киләме?