Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2019, 15:34

Исемең матур, кемнәр куйган?…

Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу – коточкыч», — диелә.

Сабыйга исем сайлауны әти-әни генә хәл итәргә тиешме, әллә туганнарның да катнашырга хакы бармы? Муллаларның баланың әти-әнисе сайлаган исем белән килешмичә, аны кушудан баш тарткан очраклар шактый. Бер мисал: “Кызым тугач, әтисе йомшак яз җиле тынына охшаган исем табарга өндәде. “Юлия” исемен куштырганда, мулла бабай каршы килде, урыс исеме дип. Нишләргә? Мин югалып калмадым: бу борынгы татар исеме, дидем! Юл иясе мәгънәсендә… Малай тапкач, Юлдаш кушам үзенә, дим. Мулла ризалашты, кызыма Юлия исеме насыйп булды. Улым тугач, барысы да мине тәбрикли башладылар — Юлдаш туу белән… Ләкин мин бәбәйләр алдыннан, авылдагы күршеләр үзләренә бер көчек алып кайттылар, аңа Юлдаш дип эндәшәләр. Балалар тудыру йортының икенче катыннан баланы туганнарга күрсәтәм. — Исеме ничек? Йосыф? Нишләп яврәйләр исеме куштыгыз?!” Исем сайлаганда, бигрәк тә авыл җирлегендә, якын-тирәдә шул исемне йөртүченең шәхесе җентекләп тикшерелә. Әгәр ул исемне йөртүче булдыксыз, исерек яисә бик әшәке кеше булса, андыйны кушмаска тырышалар. Шундый булып үсәр дип куркуга бәйле, күрәсең. Якын туганнарның балаларына кушылган исемне дә кабатламыйлар, гадәттә.


Ярар, исем кушылды да ди. Аның иясе көннәрдән бер көнне аны ошатмый башласа, нишләргә? Янәдән муллага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Законлы рәвештә дә алыштырырга була. Кануннар җыентыгына күз салыйк: ФЕДЕРАЛЬ ЗАКОН — 15.11.1997 N 143-ФЗ (ред. 18.07.2006) «ГРАЖДАНЛЫК ХӘЛЕ АКТЛАРЫ ТУРЫНДА» 58 статья. Исем алыштыру. 1. Ундүрт яше тулган кешенең үз исемен алыштырырга хокукы бар, ул фамилиядән, исемнән һәм (яки) әтисе исеменнән гыйбарәт. 2. Исемне алыштыру фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен алыштырырга теләк белдергән кешенең яшәү урынына яисә аның дөньяга килүе хакында дәүләт теркәве булган җирлеккә караган гражданлык хәле актларын теркәүче орган тарафыннан башкарыла. 3. Балигъ булмаган кеше исемен алыштырырга теләгән очракта исемне алыштыру әти-әнисенең яисә баланы тәрбиягә алган кешеләр ризалыгы белән башкарыла. Алар ризалык бирмәгән очракта, суд карары нигезендә. Законда күрсәтелгәнчә, балигъ булмавына карамастан, шәхси мәсьәләрен хәл итүдә тулы хокуклар алган очракта исә искәрмәләр булырга мөмкин.


Иҗат әһелләренә исем алыштыру җайлырак. Сәхнә исеме – псевдоним ярдәмгә килә. Аны соңрак чын исем итеп рәсмиләштерүчеләр дә бар. Хатын-кызлар, кияүгә чыккач, күпчелеге иҗади эшчәнлекләрен үзләренә танылу китергән фамилияләре белән дәвам итә. Шулай ук ата-бабалары танылган сәнгатькәр булган гүзәл затлар да нәсел фамилиясен алыштырырга ашыкмый. Ләкин халыкта исеме икәү булган кешенең язмышы да авыр, катлаулы була дигән сүз йөри. Исемнәрне ни сәбәпле алыштыралар соң? Мәгънәсе, әйтелеше ошамаска яисә исемгә бәйләп уйлап табылган үртәүләр, кушамат тагулар исем иясенең үзәгенә үтәргә мөмкин. «Ай», «нар» иҗекләре булган исемнәр бик хупланмый, соңрак аларны алыштыралар да. Гөлнара, Гөлнарны Гөлнурга алыштыручылар шактый. Беренчесе айның нуры балаларга, бигрәк тә саулыклары чамалы булганнарына зыян сала, аның көчен суырып тора дигән ышану белән бәйле. “Нар”ны исә “җәһәннәм уты” мәгънәсенә ия булганга өнәп бетермиләр.


Үзеңә ошамаган аяк киеме киеп йөрүнең нинди михнәт икәне һәркемгә мәгълүм. Нинди исем белән гомер кичерү — һәркемнең шәхси эше, минемчә. Иң мөһиме, күңелегезгә ятышлы булсын!

Читайте нас: