Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2019, 14:43

Халык сынамышлары ни юрый?

Гыйнвар салкын булса, июль коры һәм эссе була. Әгәр ат карга ятса - җылыта, куяннар кешеләр янына якынлашса - суыта, тукран тавышы ишетелсә - яз иртә килә. Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар.



- Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.


- Унбишенче февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.


- Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.


- Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.
- Каз аягын күтәреп торса, салкын була.
- Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.
- Песи мич башына менеп ятса, суык; идәнгә ятса, җылы була.
- Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.
- Эт карда аунаса, көн аяз булыр.

Читайте нас: