Хәдисләрдән күренгәнчә, башның башта уң, ә аннары сул ягын кырырга кирәк. Башның бер өлешен кырып, икенче өлешен кырмый калдырырга ярамый. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге гамәлне тыйган. Баланың чәчен корбан (гакыйка корбаны) чалганнан соң алсаң - яхшырак. Күп кенә
галимнәр дә нәкъ менә шулай эшләү яклы. Кызганычка, бүгенге көндә күп кенә мөселманнар әлеге сөннәт гамәл турында оныталар яисә балаларына зыян китерүдән куркып, чәчләрен алмый калдырып, әлеге йоланы үтәмиләр. Ләкин бу бала сәламәтлеге өчен куркыныч гамәл булса, моны Пәйгамбәребез салләллаһу
галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре дә эшләмәс иде.
Шулай ук матди хәлегезгә карап, чәч авырлыгы күләмендә көмешләтә яки алтынлата хәер дә бирергә кирәк. Хәсән туганнан соң, Пәйгамбәребез кызы Фатыйма радый-аллаһу ганһәгә болай ди: «Баланың чәчен ал һәм алынган чәче авырлыгында көмешләтә хәер бир». Хәерне шулай ук җиденче көндә дә бирергә була. Әмма бу мәҗбүри түгел, шунлыктан хәер бирүне кичектереп торырга мөмкин.