Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 декабрь 2018, 12:13

Ике көннән - Яңа ел!

Дустанә эт елына алмашка сары дуңгыз килә. Эт кебек, ул да миһербанлы, дустанә булырга вәгъдә итә.

Дуңгыз – юмартлыкны сөя, барлык нәрсәнең дә мул булганын ярата. Димәк, яңа 2019 ел безне көтелмәгән керемнәр, финанс тотрыклылыгы, күңелле сюрпризлар белән куандырачак.

Үзенә бераз гына пошмаслык та хас аның. Юк-бар белән беркемне дә аптыратмастыр, мөгаен. Әмма бу илке-салкы йөрергә ярый дигән сүз түгел. Җир дуңгызы эшсөяр, уңган кешеләрне хөрмәт итә. Җирдә эшләп, маңгай тире белән мал табучыларга аеруча хәерхаһлы булыр ул.

Дуңгыз – үрчемле җан иясе. 2019 ел ялгызларны – гаилә җылысы, өзелеп бала көтүчеләрне – сәламәт сабый, онык сөяргә сусаганнарны балдан татлы онык белән дә сөендерәчәк.

Сөенечләрең белән кил, Яңа ел!

Читайте нас: