Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 декабрь 2018, 17:14

Дуңгыз елын каршылаганда табында нәрсә булырга тиеш?

Яңа елны ничек каршы аласың, шулай итеп үткәрәсең, диләр. Әмма тагын бер нюанс бар - ул Яңа ел хуҗасы булачак хайван. Табын әзерләнгәндә, аны хөрмәт итмәсәң, гаҗәпләнмәгез, бар нәрсә дә кире килеп торачак.

1. Иң беренче чиратта, һич кенә дә дуңгыз ите булырга тиеш түгел. Дуңгызны ачуландырмыйбыз! Әйтик, сыер ите бар.


2. Яңа ел табынына холодец куяргапланлаштырасызмы? Дуңгыз итеннән түгел дип ышанам? Әйе, аннан бик тәмле килеп чыга, әмма бу бәйрәмдә аны хөрмәт итегез, борчымагыз. Әнә тавык итеннән ясагыз.


3. Ә сез дуңгызларның нинди туймас тамак икәнлеген беләсезме? Күп ашыйлар! Шуңа күрә, Яңа елтабыны сыгылып торырга тиеш.


4. Үсемлек ризыклары, бигрәк тә төрле салатлар булырга тиеш, бик күп! Дуңгызлар үсемлек ризыгы ярата, онытмагыз моны!


5. Төсләр турында да онытмагыз. Сары күп булырга тиеш. Бу ризыкларга да, тәлинкәләргә дә, эскәтерләргә дә кагыла.


6. Дуңгызлар аерым яшәми, шуңа күрә үз йортыгызга мөмкин кадәр күбрәк кунак чакырырга тырышыгыз. Дуслар белән гөр килеп, Яңа елны каршылыгыз!







Читайте нас: