Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 декабрь 2018, 17:50

Яңа ел табынына кыздырылган каз

“Кызыл тан”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бәйрәм табынына казны ничек кыздыра?

Яңа ел табынына күпләр кыздырылган каз куярга ярата. Һәр гаиләнең үз “фирменный” рецепты да була. Бу уңайдан Фаил Камил улының каз кыздыру рецепты белән бүлешәбез. Ышаныгыз, дуслар, телне йотарлык тәмле килеп чыга!

Яхшылап юылган казның эченә-тышына тоз, борыч, вакланган сарымсак сөртәбез. Казны 5-6 сәгать салкынча урында тотканнан соң, аның эченә бер уч караҗимеш, базилик, укроп, майоран кебек киптерелгән тәмләткеч үләннәр салабыз. Яшел үләннәр сабаклары белән киптерелгән булса, тагын да яхшырак.

Шулай әзерләнгән казны җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә куябыз. Аны башта - кызу, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез.


ttps://kiziltan.ru/
Читайте нас: