Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 декабрь 2018, 16:47

Машинаны җылытам дип шартлата күрмәгез

Һәрберебез җылынырга ашыга: туннарны алып киябез, өйләрне җылытабыз һәм тормышыбызда алыштыргысыз транспорт чарасына әйләнеп киткән тимер атыбыз - автомобильләрне дә.

Шушы мәшәкатьләр арасында водительләр автомобиль двигательләрен бик тиз суынып өлгермәсен өчен гади одеял, киез тукымалар белән җылытырга ашыга. Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча мондый ысулны кулланырга һич ярамый! Двигательне җылытырга дип ябылган тукымалар, кызарга мөмкин. Шуннан соң төтен чыга башлавы да ихтимал. Тагын да куркынычрагы - киезгә бензин парлары сеңү аркасында автомобиль бөтенләй шартларга да мөмкин! Шуңа күрә моторны түгел, ә машина капотының эчке ягын махсус, җылылык саклаучы япмалар белән бөркәргә киңәш ителә. Иң мөһиме - япма югары температурага чыдам, янмый торган булырга тиеш. Мондый максатка сыйфатлы автоодеялолар файдалану урынлы булыр.
Читайте нас: