Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 декабрь 2018, 17:44

Чын чыршыны озаграк саклау өчен файдалы киңәшләр

Статистикага күз салсак, илебез халкының 48%ы Яңа елны чын чыршы белән каршылауны хуп күрә икән. Халыкның 37%ы ясалмасына да риза, 15%ы урман кунагыннан башка да бәйрәмне бер дигән итеп үткәреп була дип саный. Менә шушы соңгы 15%ка кермәүчеләр, чыршыны алдан ук хәстәрләп куярга тырыша. Ә урман гүзәленең ниндие яхшырак соң:...

Статистикага күз салсак, илебез халкының 48%ы Яңа елны чын чыршы белән каршылауны хуп күрә икән. Халыкның 37%ы ясалмасына да риза, 15%ы урман кунагыннан башка да бәйрәмне бер дигән итеп үткәреп була дип саный.

Менә шушы соңгы 15%ка кермәүчеләр, чыршыны алдан ук хәстәрләп куярга тырыша. Ә урман гүзәленең ниндие яхшырак соң: чынымы, ясалмасымы?

Ясалма чыршының уңай яклары:

- ел саен сатып алырга кирәкми;

- җиңел корыла һәм сүтелә;

- ылысы коелмый.

Әгәр ясалма чыршыны сайлагансыз икән, түбәндәгеләрне онытмагыз:

- ылысы нык һәм каты булырга, кирегә сыпырганда бик тиз үз урынына кайтырга тиеш;

- ылысларын тартып карагыз, алар ботакка нык беркетелгән булсын;

- ботагын бөгеп карагыз, ул кире үз хәленә кайтамы;

- җылы яшел төстәгесен сайлагыз, ул чын чыршыны хәтерләтә.

Чын чыршының уңай яклары:

- чын чыршының бөтен кимчелекләрен дә җиңәрдәй бер уңай ягы бар - хуш исе;

- гаилә традицияләре символы, балачакны искә төшерә.

Тискәре яклары:

- келәмгә ябышып, ярыкка кереп калган энәләрен ел буе җыештырырга туры килә;

- кечкенә балалар энәсенә кадалырга мөмкин;

- берничә көннән энәсе коелып, чыршы коры ботакка кала;

- экологиягә зыян салабыз.

Әгәр дә чын чыршы куйгансыз икән, ул озаграк саклансын дисәгез, 1 чиләк суга 1 аш кашыгы шикәр комы яки аспирин (икесен дә ярый) һәм аз гына тоз салып утыртыгыз. Чыршыны аспиринлы су сеңдерелгән комга бастырырга да мөмкин.

Читайте нас: