Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 декабрь 2018, 13:43

Яңа ел сынамышлары

Яңа елдан башка бер генә бәйрәм дә сынамышларга болай ук бай түгелдер, чөнки ул бит ике елның алышыну көне...

Кешеләр элек-электән бу ике көннең ниндидер күзгә күренми торган серле бәйләнештә торуын аңлаган. Бер ел икенче ел белән “көрәшә”, шулай да Яңа ел “җиңә”, дип ышанган, киләсе елда тормышның ничек булачагы бу кәндәге бәйрәмгә бәйле, дип уйлаган. Яңа ел бәхет-шатлыклар алып килсен өчен, халык әйлән-бәйлән уйнаган, такмаклар әйтешкән, нинди генә киемнәр кимәгән. Шулай итеп, ниндидер ышанулар барлыкка килгән. Башка ил халкы кебек үк, Русиядә дә ышанулар “яшәгән”. Кызлар өчен бу вакыт икеләтә дулкынландыргыч булган, чөнки алар кияү буласы кешенең кем булачагын ачыклаган. Яңа ел алдыннан кызлар мунча себеркесе белән өстәл астын себергән. Әгәр дә берәр ашлык бөртеге килеп чыкса, бу тиздән кияүгә чыгуны аңлаткан.

Киләсе елда барлык гаилә әгъзаләре сау-сәламәт булсын өчен, бәйрәм өстәле артында утырган кешеләр бер-берсенең аякларын бау белҽн бәйләгән. Шушы ук сынамыш гаиләнең тук һәм бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмавы өчен дә кулланылган.

Алда әйтелгән борынгы ышанулар инде онытылган, шулай да кайбер сынамышлар бүген дә яши бирә. Аларның берничәсен искә төшереп китик:

1. Яңа елны күңелле итеп, яхшы кешеләр белән каршы алырга кирҽк. “Яңа елны ничек үткәрәсең, елың шулай була”, диләр бит.

2. Бәйрәм алдыннан беркемгә дә акча биреп торырга, шулай ук бурычны кайтарырга ярамый. Бу ел буена “кредит корты” булуга китерергә мөмкин.

3. Ә менә Яңа ел төнендә төчкерү бик әйбәт билге: ул ел буе бәхетле булуны искәртә. Бәхетле булу өчен ирексезләп төчкерсәң дә ярый.

4. Бәйрәмгә яңа, матур кием кисәң, ел буе киемең белән мактана алачаксың икән.

5. Әгәр дә киемегездә кесә күп икән, һәрберсенә акча салырга кирәк. Аның ничә сум булуы мөһим түгел, бары буш кына булмасын.

6. Өстәлегезгә ипи-тоз куярга онытмагыз, шулай ук ашамлыкка тотылган акчаны санамагыз: табын мулрак булган саен яхшырак.

7. Төрле-төрле баллы җимешләр сатып алыгыз. Алар 12 төрле булсын. Һәрберсен берәр ай исемен атап, тешләп булса да чыгарга кирәк. Бу алдагы бер ел “татлы, баллы” булсын өчен эшләнә.

Читайте нас: