Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 декабрь 2018, 14:55

Кәефегез төшсә, йөгерегез!

Кәефнең төшкән чагы булгалый инде ул, аңа безнең әллә ни исебез китми, эш белән барыбер ничек тә онытыласың. Ләкин кайвакыт төшенкелек озакка сузыла, киләчәгеңне кара төсләрдә генә күрә башлыйсың һәм моннан чыгу юлы күренми. Мондый халәт озакка сузылса, кеше үзенә үзе диагноз да куярга өлгерә: “депрессия”. Чынлыкта да шулмы икән соң ул?

Бөтен күңел төшенкелеген дә “депрессия” төшенчәсе үз эченә сыйдырып бетерә алмый икән. Моның өчен кәефсезлек ике атнадан артык барырга тиеш. Депрессия сыйфатлары:

— начар кәеф, гел елыйсы килеп тору, моңсулык, борчылу;

— физиологик үзгәрешләр, ягъни ашыйсы килмәү, яки, киресенчә, гел ашыйсы килеп тору, йокысызлык, саташулар, баш авырту;

— холыкның үзгәрүе, ягъни тиз кызып китә башлау, бөтен нәрсәгә ачу килү, игътибарсызлык, элек рухи ләззәт китергән эшләрнең хәзер кызыксыз тоелуы, шул сәбәпле бер эшкә дә тотынмыйча вакытны бушка уздыру.

Монда язылган һәрбер җөмләне үзегезгә якын дип кабул итсәгез дә, кайгырмагыз, бу хәлдән чыгу юллары бар. Хәзер нәкъ менә шуларны карап үтәрбез:

— Туклануыгызны күзәтегез. Зыянлы ризык ашамаска тырышыгыз, рационыгызга ботка, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, бал өстәгез. Шулай ук аксым, май, углеводларның күләменә игътибар бирегез;

— Витаминнар кулланыгыз;

— Күбрәк вакытыгызны саф һавада үткәрегез. Көз, кыш айларында без кояш нурларын сирәк күрәбез, салкын булгач, урамда йөрүләрне дә киметергә тырышабыз. Шулай да һавада ешрак йөрергә тырышыгыз.

— “Хәрәкәттә — бәрәкәт” дип юкка гына әйтмәгән бит ата-бабаларыбыз. Физик активлык вакытында бездә ләззәт гормоннары эшләнеп чыга, ә алар — депрессиянең кан дошманнары;

— Йоклау да депрессиядән котылырга ярдәм итә ала. Йокы вакытында элек кеше үлеп терелә, дип санаганнар. Көне буе җыелган яхшы һәм начар хисләрне, карашларны, ишетелгән һәм әйтелгән сүзләрне киштәләргә урнаштырып чыгу өчен дә йокы шәп чара;

— Шөгыль. Бер сүз белән бөтен нәрсә әйтелеп бетә сыман. Кызыксынган, нинди дә булса эштә яңалык табарга омтылган шәхес, һичшиксез, моңаеп утырмас. Бәйләү, чигү, скрапбукинг, гөлләр үстерү, балыкка бару, тауларга менү — болар барысы да безне депрессиядән коткаручы шөгыльләр. Әгәр яраткан кызыксынуыгыз булмаса, аны эзләү үзе бер кызыклы шөгыльгә әйләнергә мөмкин. Иң мөһиме, оялмагыз, уңайсызланмагыз, Интернет челтәре һәм таныш-белешләрегез сезгә ярдәмгә килер;

— Ялларыгызны матур итеп үткәрегез. Мисал өчен, берәр көнегезне ароматерапиягә багышлый аласыз. Шулай ук ваннада тәмле исле, төрле төсле күбекләрне кулланып, изрәп ята аласыз. Әгәр авылда яшәсәгез, тагын да әйбәтрәк, төрле төсләргә чорналып барган кырларга, урманнарга чыгып керегез.

Алда санап үтелгән эшләр файдалы гына түгел, тормышны кызыклы итә торган гамәлләр дә. Шуңа күрә аларны “тиеш” дип түгел, ә тәмен табып эшләп карагыз. Хәлегезнең начар булуын якыннарыгыздан яшермәгез, чөнки чирне яшерүдән дә яманрак нәрсә юк. Бергә-бергә сез бу авыр вакытларны җиңелрәк тә ерып чыгарсыз. Ләкин алда санап үтелгәннәрнең берсе дә ярдәм итмәсә, озакка сузмыйча табибка бару дөрес булыр. Кешедән ярдәм сораудан кыенсынмагыз. Иң мөһиме, бер чиктән икенчесенә ташланмагыз. Җиңеллек китерә дип, спиртлы эчемлекләргә, тәмәкегә үрелмәгез. Алар — вакытлы алдавычлар гына. Чөнки тәэсирләнү чоры үтеп киткәч, сез мондый халәтнең тагын да катырак муеннан килеп тотканын сизәчәксез. Шуңа күрә тормышның ямен яшәешнең үзеннән табарга тырышыгыз.

Читайте нас: