Белгечләр составында азык-төлек өстәмәләре, консервантлар булмаган кондитер эшләнмәләре сайларга киңәш итә. Алар шулай ук арахис һәм өрек төшенең аллергия үзлекләре хакында искәртә.
Моннан тыш, балаларга составында алкоголь күләме 0,5 проценттан артып киткән карамель һәм кондитер эшләнмәләре ашарга киңәш ителми.
Шуңа бәйле рәвештә, ведомствода печенье, кәнфит, зефир һәм как сатып алырга киңәш итәләр. Әгәр аларның эчендә уенчык бар икән, ул тиешенчә төрелгән булырга тиеш.
Шулай ук ата-аналарда тәм-томнар, балалар киемнәре һәм уенчыкларның сыйфатына карата шик туса, Роспотребнадзорның территориаль идарәләре кайнар линияләренә мөрәҗәгать итәргә чакыралар.