Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 декабрь 2018, 15:38

МАНДАРИН САЙЛЫЙБЫЗ

Мандарин кибет киштәләрендә ел әйләнәсе булса да, иң тәмлеләре сатуга декабрьдә чыга.

Үз зурлыгына карата авыррак мандарин сайлагыз. Җиңелләре сусыл түгел, төшләре күп һәм бик баллы булмый. Өлгергән мандаринның кабыгы һәм эче бер үк төстә була, кулда кысканда ул сок бүлеп чыгара. Әмма бик өлгергәнен озак саклап булмый, аны шундук ашарга кирәк.


Абхазия мандарины экологик яктан иң чистасы санала, аны үстергәндә химия аз кулланыла. Кабыгы юка, күп вакыт орлыксыз була, кайбер сортлары гына вак орлыклы. Әчкелтем-баллы.


Марокко мандарины ачык кызгылт сары, кызылга якынрак, кабыгы юка, җиңел чистартыла. Орлыгы юк, баллы.


Төркия мандарины арзанрак тора. Кабыгы шома, кызгылт сары, күп вакыт саргылт була, авыр чистартыла, орлыгы күп, нигездә, әчерәк була.


Испания мандарины кыйммәтрәк йөри. Уртача зурлыкта, ачык кызгылт сары төстә, кабыгы калын, җиңел чистартыла. Күп вакыт ботагы белән өзәләр. Андые озаграк саклана. Тотып караганда, кабык астында бушлык кебек тоелырга мөмкин, әмма бик баллы, орлыгы аз, озак саклана.


Кытай мандарины (танжерин) — әчкелтем баллы, орлыгы күп түгел. Грузия мандарины — юка кабыклы, әмма күп вакыт әчерәк була. Климентин мандарины — мандарин һәм әфлисун кушылмасы. Бик сусыл, баллы, тәмле. Япония мандарины (цасум) җыйганда бик көйсез, шуңа аны ботагы белән өзәләр. Аны шуннан танып була. Бик тәмле, әмма озак сакланмый.


Мандаринны +6 градуста сакларга кирәк. бБүлмә температурасында ул тиз бозыла. Мандаринда күгәрек эзләре булмаска тиеш. Аз гына күгәрә башлаган мандарин да өйгә гөмбәчек споралары тарата. Ә ул аллергия китереп чыгара ала.

Читайте нас: