Фейерверкның һавага бик биеккә күтәрелеп, шунда таралып китүен теләсәгез, сезгә ракеталар, Рим шәмнәре, фестиваль шарлары яки салют батареяләре кирәк, дигән сүз. Күз биеклегендә яки аннан түбәнрәк ут очкыннарына карап ләззәтләнәсегез килсә, фонтаннар яки бенгаль утларын юнәтеп кую шарт. Шулай ук оча торган җир өсте фейерверклары да ярап куячак. Ә инде шарт-шорт иткән тавышлар гына ишетергә теләсәгез яки җир өстенә матур очкыннар җибәрергә карар итсәгез, җир өсте фейерверклары яисә петардалар сатып алырга кирәк.
“Хлопушка” исә фейерверклардан аерылып тора. Аннан конфетти, серпантин һәм төрле сувенирлар атылып чыга. Әмма ул халык арасында популярлыгы буенча тулы кыйммәтле фейерверклардан бер дә калышмый һәм бәйрәмгә күңеллелек, матурлык өстәүче менә дигән әйбер булып тора.
Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләреннән чыгып, күп кенә фейерверклар һәм пиротехника әйберләре урамда файдалану өчен генә билгеләнгән. Әмма арада бүлмә эчендә файдаланып була торганнары да бар. Болар – бенгаль утларының кайбер төрләре, кечкенә генә фонтаннар, “хлопушка”лар. Гадәттә мондый әйберләрдә, бүлмәдә кулланырга мөмкин, дип күрсәтелгән була. Әмма “хлопушка”дан кала барлык “шартлаткыч”ларның да төтенләвен онытмаска кирәк. Димәк, “шартлаткыч”ны зуррак бүлмәдә генә кулланырга ярый, дигән сүз.
Фейерверк сатып алганчы, сайлап алуны җиңеләйтү өчен, алдан ук нинди бәядәгесенә өстенлек бирәсегезне уйлагыз. Зарядлар саны ату-шартлау санын күрсәтә. Ракетаның бер генә зарядка ия булуын, ә фестиваль шарларын (ялгыз салютлар) һәркайсын аерым-аерым корырга кирәклеген онытмагыз. “Шартлаткыч”ның калибры, ягъни эчке диаметры никадәр зуррак булса, андагы заряд та шуның кадәр көчлерәк. Шуңа күрә фейерверк сайлап алганчы шушы күрсәткечкә игътибар итми калмагыз.
Эш вакыты һәм зарядлар арасындагы вакыт аралыгы. Эш вакыты фейерверкның үзегезне ни дәрәҗәдә озак сокландырачагын күрсәтә. Фейерверк сайлаганда, гомуми эш вакытына гына түгел, “шартлау”лар арасындагы вакыт аралыгына да игътибар итегез. Фейерверкларны бер-берсе белән чагыштырганда, моңа игътибар итмичә калмагыз.
Фейерверкның нинди төсләрдә булуын хуп күрәсез? Кызыл, зәңгәр, әллә яшел төстә булуынмы? Бәлки, барысын да бер юлыдыр? Заманча фейерверклар: Рим шәмнәре, ракеталар, фестиваль шарлары, салютлар батареяләре һәм катнаш салютлар асылда барлык төсләр тарата. Хәтта фонтаннарның да төрле төсләрен сайлау мөмкинлеге бар. Фәкать петардалар һәм җир өсте фейерверклары гына төснең төрлелеге белән мактана алмый. Хәер, аларга ул кирәкми дә. Чөнки мондыйларын классик фейерверк дип үк атап та булмый.
Фейерверк сайлаганда, пиротехник эффектына да игътибар итми калмагыз. 20дән артык ул. Эффект төре – фейерверкның һавада ясаган “рәсеме”. Ул пион, пальма, астрага яки башка төрле чәчәк-агачка ошаган булырга мөмкин. Шул ук вакытта эффект төренә генә түгел, аларның “үрелмәсенә” дә игътибар итү кирәк. Фейерверкның авырлыгын да карарга онытмагыз. Кайбер салют батареяләренең авырлыгы 40-45 килограммга җитә. Шуңа күрә салют сатып алганчы, авырлыгы белән дә кызыксыныгыз: фейерверкларның кулга “сыймый” торганнары да бар.
ИМИНЛЕК ТУРЫНДА ДА ОНЫТМАГЫЗ
Фейерверкларны Яңа ел алдыннан гына әмәлләп куелган палаткалардан түгел, ә махсус фирма кибетләреннән сатып алырга тырышыгыз. Сатучыдан яраклылык сертификатын сорап, бу документка күз салырга онытмагыз. Россия Федерациясе территориясенә легаль төстә кертелгән товарларның һәммәсе дә яраклылык сертификатына ия. Ә инде хыялыгыз түрләрендә йөрткән фейерверкны сатып алганнан соң иминлек техникасы турында онытып җибәрмәгез. Бу кадәресе бәйрәмегезнең уңышлы узуы һәм фәкать үзеннән әйбәт, якты хатирәләр калдыруы өчен кирәк. Фейерверкны һавага очыртканчы, нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында төрелмәсеннән укып белергә була.
Бәйрәмегез күңелле һәм матур узсын!