Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 декабрь 2018, 11:55

Яңа елны нинди кием киеп каршыларга?

Якынлашып килүче ел символы сары җир дуңгызы тынычлык яратучы һәм сабыр диелә Көнчыгыш календарендә, шунлыктан ел тыныч узар дип көтелә.

Яңа ел бәйрәмен каршылаганда сары, алтынсу, көрән яки соры төстәге киемнәр әзерләргә киңәш ителә. Шулай ук кызгылт-сары, кофе төсендәге, көмеш, терракота, аксыл-көрән төстәге күлмәкләр дә ярый. Ә ир-атларга шушы төсләрнең берсендәге галстук тагу кулай булачак.

Бәйрәм табынында мандарин һәм әфлисуннар булырга тиеш. Гөмбәле һәм чикләвекле кабымлыклар, икра белән бутербродлар ясарга мөмкин. Ә менә дуңгыз ите киләсе Яңа ел өстәлендә гомумән булырга тиеш түгел!

Читайте нас: