Агачта бәс күп булса, бал күп була
Агачларны бәя капласа - суыкка, томанлы төшсә - җылыга
Боз кытыршы булып туңса, ашлык уңар
Ел башында җил булса, ел әйләнә җил-давыл булыр
Кар күп булса, җәй иген уңар
Кыш көне болыт юлланып торса, җылы булыр
Төтен тура чыкса - суыкка тарта