Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 ноябрь 2018, 14:17

Нинди утын ягарга?

Өендә миче булган, мунча яккан хуҗаның утын әзерләү хәстәре беренче урында тора. Һәр эшнең үз мәшәкате, дигәндәй, мичең булгач, аны корымнан һәм күмердән даими рәвештә чистартырга, җылысы озак саклансын өчен дә төрле шартларны үтәргә кирәк.

Мунча өчен усак утыны яхшы. Каен утыны җылыны усакка караганда берьярым тапкырга күбрәк бирә. Тик усакны кире кага күрмәгез, чөнки аның ялкыны тигез, корымы юк. Аш-су әзерләгәндә усак яксаң, савыт-саба каралмас. Җитмәсә, усак утынын якканнан соң төтен юлы чистарып калыр, корым утырмас. Каен яки зирек утыны ягасыз икән, мичнең төтен юлын өч айга бер тапкыр чистартырга туры килер. Шуңа да усак агачын иң соңыннан ягарга кирәк. Шулай ук бәрәңгенең кипкән кабыгын яксаң да нәтиҗәсе искиткеч.

Мунча якканда да усак утынын кулланыгыз – кызуы да шәп, пары да хуш исле булыр. Ә каенның сумаласы күп булу сәбәпле, мунчаны корымга батыра.

Ягулыкның җылысы мичтә озаграк саклансын өчен мичкә ягар алдыннан өйне җилләтеп алу зарур, һава саф булса, бүлмә бик тиз җылына. Мичтәге утын биеклеге 25-30 сантиметрдан артмасын. Бу исә һаваның җитәрлек булуы һәм утынның тигез януы өчен кирәк. Пүләннәрнең коры булуы да мөһим. Дымлы утынның кызуы 25 процентка кимрәк була.

Мичне томалар алдыннан өйгә яки мунчага хуш ис чыксын өчен ялкынга чия, алмагач, артышның коры ботагын ташлагыз.

Агачлар өч төрле була: каты, уртача катылыктагы һәм йомшак. Каты агачның җылысы күбрәк була.

Имән утынын яруы да, ягып җибәрүе дә авыр. Ләкин аның күмере озак пыскып яна һәм ул шашлык пешергәндә яхшы. Нарат утынын тиз генә ярып та, ягып та булмый.

Дүләнә, корычагач, чикләвек куагы җиңел ярылса да, ягуы кыен.

Алмагачны яруы да, ягуы да ансат. Ул өйгә хуш ис өсти.

Чия, нарат һәм чыршы утынын яруы рәхәт, ләкин яндыра алсаң, төтәп кенә ятачак.

Карама агачы белән дә шул ук хәл булачак. Өстәвенә, аны яруы да авыр.

Каен шушы исемлеккә керсә дә, күпкә өстенрәк. Ул яхшы ярыла, яксаң, кызу була.

Эрбет утынын ярып була, ләкин пычкы белән бик авыр киселә. Аның күмере бик озак сүнми ята.

Ак чыршы утынын яксаң, төтен һәм чаткылар гына чыгарачак.

Тал агачын кисүе авыр. Ул тиз яна.

Зирек утынын яруы җиңелдән түгел. Ләкин ул яхшы яна һәм җылылык та бирә.

Болар мөһим

* Мунча ташы эссе булсын, дисәгез, зирек, каен һәм тал утыны ягыгыз.

* Мичнең төтен юлы корым белән томаланып калмасын өчен чи утын якмаска тырышыгыз. Андый пүләнне бик кызу ялкынга гына ташларга кирәк.

* Шулай ук гел генә коры утын гына да ягарга ярамый, чөнки алар бик тиз янып бетеп, мичне җылыта алмый, бәрәкәтле булмый.
Читайте нас: