Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 ноябрь 2018, 16:26

Кабыгы – ашлама

Йомырка кабыгын ташламагыз, әле кыш озын, шактый запас җыеп булачак. Бакча сезоны җиткәч, аның кирәге чыгачак. Йомырка кабыгы 10 г тирәсе. Гаилә көн саен өч йомырка ашый дип санасак, елына 4-5 кг ашлама җыеп була.

Йомырка кабыгын бүлмә һәм бакча гөлләренә ашлама буларак кулланалар. Ул бакчага химия кертергә теләмәгән кешеләргә бик файдалы булачак. Бүлмә гөлләренә аны суда тотып сибәләр. Бакчада ваклап җиргә сибәргә кирәк.

Йомырка кабыгын известьле ашлама буларак кулланырга мөмкин, кальций карбонаты күп.

Шулай да ул зур үсемлекләргә яхшырак. Борыч, помидор, баклажан үсентеләренең үсешен тоткарлый ала. Чәчәкле кәбестә, киресенчә, бу тукландыруны яратып кабул итәчәк. Йомырка кабыгын үсентеләрнең савытына дренаж катламы итеп тә салырга ярый.

Кашкарыйларны караяктан коткару өчен, вакланган йомырка кабыгы сибәргә була. Тәҗрибәле бакчачылар, кәбестәне лайлач әкәм-төкәмнән саклау максатында, тирәсенә вакланган йомырка кабыгы сибәләр.

Ак йомырка кабыгы кәбестәне ак күбәләктән саклый ала. Моның өчен башы ватылган йомырка кабыгын таякка кигертеп, кәбестәдән өскәрәк чыгып торырлык итеп куярга кирәк. Болай кәбестәне химиясез үстереп була, ул кәбестә кортыннан зарарланмаячак.
Читайте нас: