Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 ноябрь 2018, 11:58

Кемнәр соң алар, иң-иңнәр?

Балалар сәнгать мәктәбендә беренче тапкыр «Балалар сәнгать мәктәбенең Мистеры һәм миссы» иҗади конкурсы узды.

Төп титуллар өчен көрәштә унике конкурсант, музыка мәктәбенең алты бүлеге вәкилләре көч сынашты. Һәр сыйныф икешәр катнашучы тәкъдим итте: егет һәм кыз. Конкурста балалар үзләренең нинди матур икәннәрен генә түгел, ә нинди акыллы һәм талантлы булуларын да күрсәтергә тиеш иде.

Балалар үзләрен «Визитка»ның беренче кызыклы конкурс биремендә кызыклы итеп күрсәтте: кемдер шигырь иҗат итте, кемдер әкияти формада, ә кемдер үзе турында, гаилә, шөгыльләр, укытучылар турында сөйләде. Яшь конкурсантларның бераз дулкынланулары сизелде. Тамашачылар һәм жюри хөкеменә конкурсантлар үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итте. Балалар максимум буенча талантларын күрсәтергә тырышты: җырлар башкарды, шигырьләр укыды, музыка коралларында уйнады. «Импровизация» конкурсында катнашучыларга музыка кораллары, танылган композитор белән бәйле сорауларга тиз арада җавап бирергә кирәк иде. Икенче этапта егетләр һәм кызлар киемнәрен күрсәтте, һәркем бер-берсеннән киемнәр, походка, ишарә, мимика белән аерылып торырга теләде. Соңгы бәйге — җанатарлар бәйгесе. Җанатарлар үз конкурсантларын сынатмады, җырлар башкарды, биеде, сценкалар күрсәтте.

Кичәнең конкурс өлеше тәмамланды. Жюри йомгак ясаганда, балалар күңелле һәм дәртле дискотека үткәрде. Баллар санау буенча Арина Данилова һәм Ринат Минегалин җиңүче булды. «Матурлык миссы» номинациясендә Регина Дәүләтшина, мистер элегантлыкка Андрей Соколов лаек булды, «Мисс грация» номинациясендә Аделина Габдерәхимова бүләкләнде, Иң мөлаем мистер булып Булат Мингаҗев танылды. Калган катнашучылар катнашучы дипломнарын алды.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: