Тикшерүләр күрсәтүенчә, "кара җомга" акциясе - гади халыкны алдау өчен уйлап чыгарылган алым.
Башка көннәрдә үтмәгән товарларын да оста сатучылар нәкъ менә шундый җомга көннәрендә кибетләргә килеп тулган халыкка сатып җибәрә икән.
Ташлама белән арзан хакка алу мөмкинлеге дә күп очракта күз буяуга кайтып кала.
Тиешле органнарга әлеге мәсьәлә белән җентекләп шөгыльләнү күрсәтмәсе төшкән. Тиздән, бәлки, бу атамасы да күңелгә ятмаган "кара җомга"лардан котылырбыз...