Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2018, 14:59

Эчеп җибәр салганын...

Шешәдән су эчү бүген аеруча модада — ул сәламәт тормыш алып баруны күрсәтүче бер билге. Һәр европалы елына уртача йөз литрга кадәр су эчә, ә русиялеләр алардан күпкә калыша. Бигрәк тә ябыгырга теләп, диетага утыручылар сулы шешәне кулыннан ычкындырмый. Алар көненә литр ярым яки аннан да күбрәк су эчә. Шешәдәге суны ничек итеп дөрес сайларга соң?

Шешәдәге эчә торган су (питьевая) — җир астындагы һәм өстендәге чыганаклардан алына. Чистартылганнан соң, макро- һәм микроэлементлар белән баетыла. Андый су эчәргә дә, ашарга пешерергә дә ярый. Ул 5, 10, 20 литрлы зур савытларда да сатыла.

Дәвалаучы су (лечебная) — анда минераль тозлар күп. Мондый суны сусынны басу өчен эчәргә киңәш ителми. Дәвалану өчен эчәләр.

Минераль су (минеральная) — җир астындагы чыганаклардан алына, аның составында бары тик табигый тозлар гына. Әгәр бер литр суда бер граммнан да азрак тозлар булса, аны ашханә суы дип тә йөртәләр. Бу суны рәхәтләнеп эчәргә була.

Минеральләштерелгән су (минерализованная) — шундый ук шешәдәге чис­тартылган су, тик макро- һәм микроэлементлар белән баетылган була.

Дәвалау-ашханә суы (лечебно-столовая) — бер литр суда 1дән 10 граммга кадәр эрегән тозлар була. Бу су сусаганда эчү өчен генә түгел, дәвалану өчен дә ярый. Бары тик табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Пластикмы, әллә пыяламы?

Шешәдә экономия ясарга теләгән вак пред­приятиеләр суны очсызлы пластикка салырга мөмкин. Андый суга пластиктан зарарлы катнашмалар тарала. Эре предприятиеләр моңа юл куймый.

Пыяла савыттагы су яңа шешәгә тутырылган очракта гына чиста һәм файдалы була. Үзләренең “фирменный” шешәсе булган ышанычлы җитеште­рүчеләр, гадәттә, шулай эшли дә.

Ничек сакларга?

Сулы шешәгә кояш нурлары төшәргә тиеш түгел. Ачылмаган шешә җылылык 35 градуска кадәр булган урында саклана. Ачылган шешәне 5 тәүлек суыткычта тотарга мөмкин.
Читайте нас: