Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2018, 15:03

Ангинаны сөт тә дәвалый!

1. Көненә берничә тапкыр алма серкәсе белән тамагыгызны 3-5 минут чамасы чайкатыгыз (1 аш кашыгы 6 процентлы серкә өчен 0,5 стакан җылы су). Соңгы чайкатуны йоклар алдыннан ясагыз. Һәр чайкатудан соң 2-3 аш кашыгы әлеге сыекчаны йотсагыз да була.

2. Лимон суты белән балны бер микъдарда бутагыз, шуның белән тамакны чайкатыгыз һәм йотыгыз.

3. Куе сироп хәленә җиткерелеп эретелгән шикәр яки чи чөгендер суты белән суны бутап тамагыгызны чайкатыгыз.

4. Бертигез өлештән әзерләнгән чистотел (канлы үлән) һәм ромашка ангинаны яхшы дәвалый. (Берәр кашык ромашка белән чистотелны 1 стакан эссе суда төнәтергә).

5. Тамагын чайката алмаган кешеләр өчен: стаканны кырылган чи чөгендер белән тутырып, шунда серкәнең 6 процентлысын бер аш кашыгы салырга. Бер сәгать төнәтергә, сөзәргә һәм кечкенә генә йотымнар белән эчәргә кирәк.

6. Сөт өсте (күбеге) бик яхшы ярдәм итә: 1 аш кашыгы ак майны шул ук микъдарда бал белән бутарга, әз генә сода өстәргә һәм күбекләнгәнче кайнатырга. Бу күбекне җылы килеш эчәргә кирәк.

7. Прополисның спиртлы төнәтмәсе шулай ук тиз савыктыра. 10 грамм вакланган прополисны 70 процентлы 100 миллиграмм спиртка тутырыгыз, тәүлек дәвамында бүлмә температурасында, вакыт-вакыт селкеп торыгыз. Аннары 1 кат марля аша сөзгәч, 2 чәй калагы әлеге төнәтмәне 0,5 стакан җылы су белән бутап, тамакны чайкатырга.

8. Шулай ук борчак зурлыгында прополис кисәген авызда бер яктан икенчесенә йөртергә, ә төнгелеккә прополис кисәген яңакка куеп тотарга була.
Читайте нас: