Зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиесендә 53 гектар мәйданда азык культуралары җыеп аласы бар. Бу, нигездә, эре мөгезле терлекләр өчен печән әзерләүгә исәпләнгән күпьеллык үлән басулары. Алар барысы да диярлек чабылган. Язгы-җәйге чор коры булу сәбәпле, район буенча үлән уртача күрсәткечтән түбәнрәк һәм бары тик яхшысын гына өметләнәсе кала. Чөнки безнең барлык аграрийлар ике айдан соң күпьеллык үләннәрнең киләсе һәм икенче катын чагыштырмача яхшы булуга өметләнүдән туктамый әле. Ә әлегә хуҗалыкта яхшы сыйфатлы 21 тонна хуш исле печән әзерләгәннәр.
- Эссе һава торышы булуга карамастан, без печән әзерләү процессын тизләтү максатыннан бер конвейерда эшлибез: теземнәрне чабабыз, аларны әйләндереп, рулоннарга төрәбез, — ди егерме еллык эш стажы булган механизатор Илинар Хаҗиев. - Мин МТЗ-82 тракторында RP серияле тагылма җыйгычында эшлим. Ул эштә гади ул үлән массасын әйләндерүне һәм җыюны сыйфатлы башкара. Бер көн эчендә үлән кибә һәм печән төргәкләүгә әзер. Бу басуларны биш бармагым кебек беләм, чөнки тумышым белән Тукайдан. Яз көне чәчүдә эшләдем, аннан чәчүлекләрнең рәт араларын эшкәрттем.
Менә 43 ел инде монда яшим һәм ел саен шушы басуларны эшкәртәм. Механизатор булып 149 нчы Бишбүләк һөнәрчелек училищесын тәмамлау белән эшлим. Туган җирләремнән җитди сәбәп аркасында ике елга гына китеп тордым, Ростовта хезмәт иттем.
Җыйгыч артыннан механизатор Рәсим Зәйнегафаров идарә иткән МТЗ-82 тракторы белән ПР-145С пресс-җыючы эшли. Пресслау тыгызлыгына ирешкәч, тракторчыга аны формалаштыру бетү һәм инде шпагат белән уралган рулонны бушату турында кисәтә торган тавыш сигналы бирелә. Рулоннар яткан люцерна басуы ниндидер үзенчәлекле төс алды.
— Мин дә шушыннан, Тукайдан, - ди 56 яшьлек механизатор Рәсим Равил улы. - Бу хуҗалыкта 21 ел эшлим инде. Заманында Балтыйк буе тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иттем. Себер, Ерак Көнчыгыш, көньяк республикалар һәм Кавказ матурлыкларыннан көчле тәэсир калды. Әмма үз туган җирләремнән дә матуррак җир очратмадым.
Владимир СМОЛОВ.
Автор фотосы.