Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 октябрь 2020, 13:51

Әтисе юлыннан киткән

Лысогорка авылыннан Николай Исаев үзенең яшәү урыны hәм hөнәр сайлавы турында беркайчан да үкенмәгән

Бүген Лысокогорка авылында яшәүчеләрнең күпләренең шәхси хуҗалыгында тракторлары бар. Шуңа күрә биредә азык әзерләү hәм урып-җыю эшләре сезонында киң профильле тракторчы-машинист hөнәренә ихтыяҗ зур. Әмма бу торак пунктның эшчәнлегендә нигездә Сергей Антонов крестьян (фермер) хуҗалыгы аерылып тора. Бу хуҗалык оста җитәкчелек hәм анда хезмәт куючыларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә елдан-ел яхшы үсеш темплары ала.
— Туганым Владимир белән безнең авыл хуҗалыгы предприятиесенә нигез салынганнан бирле КФХда тәҗрибәле, хезмәт сөючән hәм башкаручы механизатор Николай Исаев эшли, — ди Сергей Виталиевич. — Ул көпчeкле көчле Т-150 тракторын йөртә. Хәзерге вакытта Красная Горка авылында киләсе ел уңышы өчен туңга сөрә.
Николайның әтисе дә лаеклы ялга чыкканчы механизатор була. Михаил Николаевич районның алдынгы тракторчысы булган, шулай ук Т-150 тракторында эшләгән. Ул hәрвакыт зур җаваплы йөк белән иң ерак рейсларда алыштыргысыз була hәм еш кына тагылма белән Белорет районына төзелеш эшләре өчен агач алып кайтырга барган. Шулай итеп, Исаевларның механизатор hөнәре — гаилә эше. Өлкән Исаев хатыны Валентина Ильинична белән ике кыз hәм өч ул тәрбияләп үстергән. Икенче улы Илья шулай ук туган авылында Антоновлар хуҗалыгында сөт-товар фермасында эшли. Исаевлар турында кайда туган, шунда кирәкләре чыккан, дияргә була. Һәм әлегe кече ватаннарын «төньякларга» яки шәhәр тормышына алыштырырга уйламыйлар. Николай армиягә кадәр Бишбүләк 149 санлы ПУда тракторчы-машинист hөнәрен үзләштерә. Ул туган якларыннан бары тик Кара диңгез флотында армия хезмәте вакытында гына аерылып тора. Матрос Исаев Анапа шәhәрендә тиз йөрешле катерда диңгез чик сакчы-атучысы булып хезмәт итә. Чик буе экипажы җиде кешедән торган. Дәүләт чиген бозучыларга, әгәр дә алар кулга алынган вакытта боерыкка буйсынмаса, хәрби патроннар белән кисәтеп атарга бер генә тапкыр туры килмәгән.
— Абыйлы-энеле Исаевлар бик яхшы хезмәткәрләр, — дип дәвам итә Сергей Антонов. — Әмма өч туган да өйләнмәгән әле. Хәтта Бәләбәй шәhәрендә машина төзү заводында эшләүче Алексей да. Мин шәхсән моны куркыныч кимчелек, дип саныйм. Мондый яхшы эшсөярләрнең хатыннары hәм кечкенә балалары булган искиткеч гаиләләре булырга тиеш. Шул чакта безнең Лысогорка да башкача яши башлар иде.
Николай язын бер таңнан алып икенче таңга кадәр бөртекле культуралар чәчкән. Җәй көне печән чабып, рулоннарга кыскан, ямнарга сенаж, силос ташып, тыгызлаган. Аның яшь, көчле, сөялле кулларына хуҗалыкта ел әйләнәсе ихтыяҗ бар.
Владимир СМОЛОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: