Бүгенге авыл кешесенең теләсә кайсысы турында шуны ышаныч белән әйтергә була - ул кеше туган җиренең патриоты, анда туган һәм кирәге чыккан. Чөнки нәкъ менә шундый кешеләрнең көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә бүгенге көнгә кадәр авыл яши һәм үсеш ала, киләчәккә планнар кора.
- Мин беркайчан да читтә бәхет эзләмәдем һәм яшәү урынын үзгәртмәдем, чөнки Дүсән тирәләрендәге кебек күңелемә һәм йөрәгемә хуш килердәй урыннарны дөньяда күрмәдем. Биредә хәтта эчкән чишмә суы да, сулаган һава да үзенчәлекле, - ди киләсе елда үзенең 60 яшьлек юбилеен үткәрәчәк Дүсән авылында яшәүче Рамил Мотыйгуллин ышанычлы тавыш белән.- Һөнәрне сайламадым, дисәң дә була, балачактан әтием Риза Нәбиулла улы кебек үк механизатор булырга теләдем. Ул тәгәрмәчле МТЗ-82 тракторында эшләде. Мин аңа җиденче сыйныфтан ук инде урып-җыю эшләре вакытында булыштым.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, яшь егет Бәләбәй киң профильле тракторчы-машинистлар әзерләү һөнәри училищесының район үзәгендәге филиалына укырга керә. Туган колхозында мөстәкыйль эшләгән, техниканы яраткан Рамилне 1979 елда яшьтәшләре белән армиягә алалар. Ул армия хезмәтен Украинада Житомир шәһәрендә стратегик билгеләнештәге иң көчле ракета гаскәрләрендә уза.
- Районда утыз ел элек Себергә нәкъ менә Дүсәннең иң эшкә сәләтле ир-атлары яхшы хезмә хакы алырга күпләп китә башлаганын һәркем белә. Алар тракторларда, комбайннарда һәм автомобильләрдә эш тәҗрибәсе булган яшь һәм көчле механизаторлар иде. Аларның гомуми саны, ялгышмасам, җитмеш кешедән артык булды. Алар күп акча алырга мине дә чакырдылар, тик мин риза булмадым һәм бу хакта беркайчан да үкенмәдем. Миңа туган колхозымда алган хезмәт хакы җитәрлек, – дип кызыклы фикер йөртә Рамил Риза улы.- Кемгәдер туган җирендә эшләргә кирәк иде. Югыйсә, ул таралыр иде. ДТ-75 тракторы белән сөрдем дә, чәчтем дә, кышын көрәк тагып, авыл, сөт-товар фермасына бару юлларын чистарттым. Ул вакытта безгә юлчыларны җибәрми иделәр. Урып-җыю вакытында комбайн штурвалы артына утырдым. Комбайнчы стажы егерме елдан артык. Бүген эшләгән «Нива» комбайнын безнең Дүсән трактор паркына үзем йөртеп алып кайттым. Аңарда инде ватылмыйча һәм буш тормыйча, бишенче сезонны эшлим. Һәм бусы алтынчы.
«Марс» авыл хуҗалыгы кооперативының яшь һәм энергияле җитәкчесе Рөстәм Бәдретдинов раславынча, Рамил Мотыйгуллин кебек намуслы һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр, иң беренче чиратта механизаторлар аркасында әлеге хуҗалык районда алдынгы позицияләрне тота. Өстәвенә, безнең хикәя герое һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып баруын дәвам итә: беркайчан да спиртлы эчемлек һәм тәмәке тарту белән мавыкмаган.
Күп хезмәт хакы алырга күп кеше китүгә карамастан, авылдан төп ир-ат эшче көчләре элекке совет чорыннан бирле килгән элеккеге алдынгы хезмәт позицияләрен саклап кала алган. Биредә элеккечә үк авыл хуҗалыгы производствосын исәпкә алу һәм контрольдә тоту, шулай ук алдынгыларны бүләкләү яхшы бара, яңа технологияләр кертелә, яңа техника да сатып алына. Рамил Риза улы урып-җыю эшләре башланганчы КПСГ-5тә үләннәрне чабуда бик яхшы эшләгән икән. Ә менә хәзер ул бөртекле культуралар җыю буенча районда алдынгылар арасында иң яхшыларның берсе. Аның «Нива» комбайнында гомуми суктыруы да 10 000 центнердан артык тәшкил итә. Бу сан әле артачак.
- Элек үз хуҗалыгымда төрле терлекләр күп иде. Хәзер олыгая башлагач, алардан баш тартырга туры килде, - ди Рамил Риза улы.- Әти-әниемнең дүрт баласы иде, мин иң өлкәне.Туган авылда почтальон булып эшләүче Айгөл туганым яши. Мин кирәк чакта, булдыра алганча, аның гаиләсенә ярдәм итәм. Мәрхүм әтием кебек ел әйләнәсе балык тоту белән мавыгам. Минем иң истәлекле тотуым Дим елгасында тотылган җиде килограммлы җәен булды.
Бу кызыклы әңгәмә комбайнчы Р.Р. Мотыйгуллин белән зур бодай басуында үтте, анда теземнәргә өлгереп өлгергән иген ята иде. Механизаторны карабодайның зур басуы да көтә инде. Һава торышы яхшы, һәм күзне Дүсән киңлекләре иркәли. Һәм боларның барысы күңелгә рәхәтлек өсти.