Якты юлдан
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 июль 2020, 18:27

"Илдә беренче агрокластер булачак"

Авыл хуҗалыгын үстерү буенча яңа бурычлар билгеләнде.

2 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды. Анда тармак министрлыклары һәм ведомстволары, товар җитештерүчеләр экспертлары катнашты. Алар агроазык-төлек кластеры булдыру, шулай ук сәүдә челтәрләре аша урындагы продукцияне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. - Бүгенге көн тәртибе бик актуаль. Без - аграр төбәк, халык зур булмаган акчага башкорт продукциясен сатып алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча узган тавыш бирү вакытында масштаблы ярминкәләр оештырган өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм Дәүләт сәүдә комитетына рәхмәт белдерәсем килә. Идеалда җитештерүчеләр өчен яхшы, даими эшли торган урыннар булдырырга кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, Башкортстанда 1 376 федераль сәүдә челтәре кибете, 883 республика челтәр кибете һәм якынча 22,7 мең зур булмаган ваклап сату объекты эшли. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, куллануның гомум күләмендә урындагы азык-төлек товарлары өлеше 30 проценттан артмый. Сәбәбе - шул исәптән продуктларны эшкәртү һәм саклау куәтләре кытлыгы. - Сәүдә челтәрләре бүген көндәшлек кырында. Без аларның фермерлар белән хезмәттәшлеген җайга салырга тырышабыз, "кырдан алып киштәгә кадәр" логистик чылбыр оештырабыз, - дип аңлатты вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Бу бурычны хәл итүгә товар җитештерүчеләрне, эшкәртүчеләрне һәм сәүдә секторын берләштерүче төбәк агроазык-төлек кластерын булдыру ярдәм итәчәк. Моннан тыш, республика продукция агымнарын исәпкә алуның бердәм мәгълүмати системасын алачак. Башкортстанда яңа структураның концепциясен Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә эшләделәр. Гаризалар, документлар пакетын Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәрәчәкләр. Федераль дәрәҗәдә ярдәм иткән очракта, мондый агроазык-төлек кластеры илдә беренче булачак. - Тармак проектлары исәбенә без төбәккә 28 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә ниятлибез, шулай ук федераль бюджеттан кластерны үстерүгә 5,6 миллиард сум, - диде вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов. Әлеге эш кысаларында беренче этапта кластерның идарәче компаниясен төзү, шулай ук төбәк брендларын алга җибәрүгә һәм продукциянең сыйфатын заманча стандартлар нигезендә сынаулар үткәрүгә заманча алымнар аша күтәрүгә булышлык күрсәтү зарур. Ритейлерларның җитештерүчеләр белән хезмәттәшлеген үстерү кирәклеге турында «Бәйрәм» сәүдә челтәре идарәчесе Павел Антипин сөйләде. - Төбәктә ваклап сату фермерлар һәм эшкуарлар белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш, - диде ул. - Заманча бүлү үзәкләре челтәре булган очракта кластер базарны нәкъ менә урындагы товарлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта продуктларның үзкыйммәте сатып алучыга аларны җәлеп итүчән бәяләрдән сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу позиция белән «Кырмыскалы» һәм «Туймазы яшелчәчесе» авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре Илгиз Хәсәнов һәм Марат Галимов теләктәш. Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә кластерда катнашучылар өчен республика ярдәме чараларын эшләүне йөкләде. - Төбәк алдында бик тә амбициоз бурычлар тора. Мин бу башлангычны хупларга әзер. Сентябрьдә бу мәсьәләгә кайтырга һәм арадаш эш нәтиҗәләре турында фикер алышырга тәкъдим итәм, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. - Без юл башында, әмма тиешле тырышлык булганда, барысы да килеп чыгарга тиеш.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: