Якты юлдан
+2 °С
Ясно
Жәмгыять
9 Октября , 10:50

“Һәрберегез – республиканың горурлыгы”

Радий Хәбиров Республика көне алдыннан Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Һәрберегез – республиканың горурлыгы”“Һәрберегез – республиканың горурлыгы”
“Һәрберегез – республиканың горурлыгы”

Бүген, Республика көне алдыннан, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

– Бу залда – үзенең хезмәте белән Башкортстанның хәзерге тарихын язучылар, – диде ул.

Алар арасында предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре, аграрийлар, табиблар, педагоглар, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, журналистлар һәм башка һөнәр ияләре бар иде.

– Хезмәт династияләре конкурсында җиңүчеләрне аерым билгеләп үтәсем килә. Быел анда 118 гаилә катнашты, аларда һөнәргә мәхәббәт, бурычка тугрылык буыннан-буынга күчә, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, тоташ республика махсус хәрби операция бурычларын хәл итүне, сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне тәэмин итә. Икътисад һәм социаль өлкә ныгый.

– Сәнәгатьчеләребезнең югары нәтиҗәләре, катлаулы һава шартларына карамастан, лаеклы уңыш үстерүче игенчеләр белән горурланабыз. Без юллар һәм күперләр төзибез һәм киңәйтәбез. Рекордлы күләмдә торак тапшырабыз. Спорт үзәкләре, заманча дәвааханәләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзибез. Кешеләр муллыкта яшәсен, балалар үстерсен, киләчәккә ышанычлы карасын дигән төп максат өчен эшлибез. Сезнең һәрберегез – республиканың горурлыгы. Безнең яшьләр сезгә тиңләшә, – диде Радий Хәбиров. 
Чыганак:https://omet-rb.com/news/bilgele-bilgesez-d-nya/2026-10-09/rberegez-respublikany-gorurlygy-4840450
Фото:https://glavarb.ru
“Һәрберегез – республиканың горурлыгы”
“Һәрберегез – республиканың горурлыгы”
Автор:
Читайте нас