Якты юлдан
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
27 октябрь 2023, 14:52

“Әллүки” журналы – "Хәбәр" Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!

Бу шатлыклы яңалыкны Бөтенрусия татар журналистлары форумының йомгаклау чарасында игълан иттеләр.

26 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасыннан читтә эшчәнлек алып баручы татар телле гәзитләр, теле-һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында үткән "Хәбәр" Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Конкурс агымдагы елның 1 февраленнән 30 сентябренә кадәр ике номинация буенча узды.

Җиңүчеләрне Бөтенрусия татар журналистлары форумының йомгаклау чарасында игълан иттеләр. Форумда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Ул билгеләвенчә, форум татар дөньясындагы вакыйгалар, шәхесләр турында сыйфатлы материаллар әзерләү, башка киңкүләм мәгълүмат чаралары белән тәҗрибә уртаклашу өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Ә "Хәбәр" конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, шәхесләре, татар дөньясындагы вакыйгалар турында журналистларның иң яхшы мәкаләләрен ачыкларга ярдәм итә.

Чарада шулай ук Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.

Шунысы сөенечле, "Хәбәр" Бөтенрусия конкурсында “Кызыл таң” гәзите канаты астында чыгып килүче “Әллүки” журналы редакциясе дә җиңү яулады.  Баш мөхәрриребез Фаил Камил улы Фәтхетдинов Казанда, Журналистлар берлеге рәисе, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминев кулыннан җиңүче Дипломы алды.

 Республикада татар телендә балалар өчен нәшер ителүче бердәнбер журналның мәртәбәле бәйгедә җиңү яулавы коллектив өчен дә, дусларыбыз өчен дә зур шатлык.  Бу җиңү яңа уңышларга, биеклекләргә юл ачсын!

 Фото: tatar-congress.org

https://alluki.ru/articles/balachak-ilend/2023-10-27/ll-ki-h-b-r-b-tenrusiya-konkursy-i-chese-3495939 

Читайте нас: