Предприятие 2010 елда оештырылган. Аның директоры Василий Космынин әйтүенчә, фирма барлык төр табаклы пыяла һәм җиһаз ясау фабрикалары өчен көзге, шулай ук көнкүреш техникасы, автопром, ишек ясаучы фабрикалар өчен детальләр, архитектура һәм дизайн өчен пыяла җитештерә.
- Без республикада иң алдынгы пыяла җитештерүчеләрдән, - ди ул. - Предприятиедә 150 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 35 мең сумга җитә.
Радий Хәбиров предприятиенең җитештерү процессы белән танышты. Эшләр моңа кадәр "Строймаш" заводына караган мәйданнарда башкарыла.
- Без эштән туктаган цехларны кабаттан җиһазландырдык һәм җитештерүне җайга салдык, - ди Василий Космынин. - Быел без 650 миллион сумлык табыш алырга йөз тотабыз, әзер продукция экспортка БДБ илләренә дә озатыла.
"Строймаш" технопаркында "Башпласт" предприятиесе дә урнашкан. Ул кабельләр һәм электр техникасы сәнәгате, төзелеш индустриясе, автопром, көнкүреш техникасы һәм халык куллануы товарлары өчен полимер компаундлар җитештерә. Биредә 170 кеше эшли, аларның уртача айлык хезмәт хакы 39 мең сумга җитә.
Җитештерелгән продукция дөньяның берничә илендә сатыла, 2019 елда аннан алынган керем 6,5 миллиард сумга җитәчәк дип көтелә.