Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2020, 18:25

Коронавируслы Яңа ел җитә

2 декабрьдә, Яңа 2021 елны пандемия шартларында ничек каршы алу турында карар кабул ителде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрләрдә һәм авылларда боз шәһәрчекләре һәм чыршылар санын арттырырга кушты. Бу кешеләрнең бер урында гына җыелуына юл куймау өчен эшләнә. Мәйданнар 10 декабрьгә әзер булырга тиеш.
Моннан тыш, балалар бакчаларында яңа ел чыршылары үткәрергә рөхсәт ителде. Әмма һәркем үз төркемендә һәм ата-аналарсыз үткәрәчәк.
Рестораннар эшчәнлегенә килгәндә, Яңа елда алар тәүлек әйләнәсе эшли ала. Яңа ел каникуллары чорында иртәнге 06.00дан төнге 02.00 сәгатькә кадәр эшләргә мөмкиннәр.
https://avyl-tormyshy.rbsmi.ru
Читайте нас: