Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2020, 18:00

Ял паркында утрау да булачак

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Бәләбәйдә булачак ял паркы проектының берничә сурәтен бастырды.

Бәләбәй кече шәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектка конкурс кысаларында паркны төзекләндерүгә федераль бюджеттан 85 миллион сум акча алды.
- Ышанмаска да мөмкин, әмма шушы матурлык ел азагына кадәр әзер булачак, - дип яза республика җитәкчесе. - Ышанам ки, башкалабызда гына түгел, барлык шәһәрләребездә яшәүчеләрнең дә күңелле ял итә торган урыннары булырга тиеш.
Проект фонтан, амфитеатр, пляж белән яр буе линиясе булдыруны эченә ала. Паркта заманча яктырту урнаштырылачак, уен мәйданчыгы һәм "Ялгыз ял итүчеләр утравы" ясалачак.
- Моның ни икәнен төгәл белмим, әмма матур яңгырый, - дигән Радий Хәбиров.
Ул Башкортстанда парклар төзү турында язуын дәвам итәргә вәгъдә бирә һәм халыкка үз теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерергә тәкъдим итә.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: