Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2019, 17:24

Үзәктә – торак-коммуналь хуҗалык

Уфада Русия торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләре буенча киңәйтелгән стратегик сессия үз эшен башлады.

Илнең әйдәүче экспертлары Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга бәйле законнар чыгару, техник һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыша.

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында эшлекле уен төрендә проект сессиясе үтте. Анда 2035 елга кадәр күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны үстерү стратегиясе мәсьәләсе тикшерелде. Шунда ук Русия субъектларының дәүләт торак күзәтчелеге органнары җитәкчеләре өчен “түгәрәк өстәл”, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәк операторлары ассоциациясе бүләкләрен тапшыру оештырыла.

Иртәгә торак-коммуналь хуҗалык тармагы үсешенең төп юнәлешләре буенча киңәйтелгән стратегик сессия, күпфатирлы йортларның гомум милкен капиталь ремонтлау төбәк операторларының VI Бөтенрусия съездының пленар утырышы планлаштырылган.

Фикер алышу өчен темалар арасында – ”Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру, 2035 елга кадәр торак-коммуналь хуҗалык тармагы үсеше стратегиясе, күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законнар чыгару башлангычлары.

Чарада Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗлык министрлыгы, Башкортстан Хөкүмәте җитәкчелеге, Дәүләт думасы, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фонды вәкилләре, капиталь ремонт операторлары һәм Дәүләт торак инспекцияләре җитәкчеләре, шулай ук илнең барлык төбәкләренең башкарма власть органнары вәкилләре катнаша.
Читайте нас: