Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2019, 17:49

Мәскәүдә Башкортстан көннәре узачак

Республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 19-20 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан көннәре узачак. Бу вакыйгага әзерлек һәм чаралар программасы турында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова оператив киңәшмәдә сөйләде, аны төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәрде.

Вице-премьер сүзләренә караганда, берничә мәйданчык бәйрәм чаралары рәсми старт алганчы эшли башлаячак. 13-22 сентябрьдә Мәскәүнең «Зарядье» паркы территориясендә «Русияне яңадан ачабыз. Бергә!» фестивале үтә, аның кысаларында башкорт этношәһәрчеге оештырылган.

17 сентябрьдән «Кызыл Пресня» мәдәният һәм ял паркында «Башкортстан – Евразия йөрәге» фотокүргәзмәсе эшли башлый.

18 сентябрьдә П. И. Чайковский исемендәге концертлар залында Ф. Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюләре академия ансамбле концерты була.

19 сентябрьдә «Спутник» кинотеатрында А.Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясенең иң яхшы фильмнары күрсәтеләчәк.

Башкортстан көннәре кысаларында Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән шулай ук социаль мәсьәләләр буенча "түгәрәк өстәл"ләр, стратегик сессияләр уздыру планлаштырыла.

19 сентябрьдә В. Д. Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йортында «Бөтендөнья фольклориадасы: стартка кадәр бер ел» дигән "түгәрәк өстәл" узачак.

Башкалада Башкортстан көннәре 20 сентябрьдә төгәлләнәчәк. Бу көнне Мәскәүдә Башкортстан мәдәни үзәген ачу тантанасы булачак. Ә тантаналарның кульминациясе - «Зарядье» паркы амфитеатрында республика сәнгать осталары концерты.

20 сентябрьдә шулай ук Башкортстан Хөкүмәте белән Мәскәү Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую планлаштырыла.

Аннары республика делегациясе Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкчелегендә узачак Бөтендөнья фольклориадасының федераль оештыру комитеты утырышында катнашачак.
Читайте нас: