Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
14 август 2019, 14:30

Унбиш елга сузылган ремонттан соң вокзал нинди булыр?

Уфада тимер юл вокзалының төп бинасын реконструкцияләү дәвам итә.

Быел аскы һәм беренче катта эшләр бара, шулай ук фасад алыштырыла, асфальт салына.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров реконструкция барышы белән танышты. Аңа, 2020-21 елларда 2нче һәм 3нче платформалар реконструкцияләнәчәк һәм 4нче пассажирлар платформасы төзеләчәк, диделәр. Бу максатларга 774 миллион сум акча таләп ителә.

Вокзал янында кунакханә төзүгә инвестор эзлиләр. 2017 елда бу төзелеш 207 миллион сум белән бәяләнә иде.

Тимер юл вокзалын реконструкцияләү 2004 елда ук башланды. Шушы чорда "Русия тимер юллары" компаниясе ремонтка 1 миллиард сум акча юнәлтте, тагын 1,8 миллиард таләп ителәчәк.

Тимер юл вокзалын караганнан соң Радий Хәбиров республикада бердәнбер автоматриса - махсус составка утырып, Иглин станциясенә юл тотты. Юлда ул "РЖД" вәкилләре белән тимер юл станцияләрен реконструкцияләү турында фикер алышты.

Иглиндә ул район хакимияте җитәкчелеге белән аралашты.
Читайте нас: