Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2019, 12:10

Радий Хәбиров иң яхшылар исәбендә

Губернаторларның гомум дәүләт рейтингында май-июнь айларында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 13 нче урынга чыкты.

Русия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләүгә багышланган чираттагы тикшеренүне “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләде.

Рейтинг нәтиҗәләре анкета сорауларына җавап бирү, эксперт берлекләре вәкилләренең читтән торып һәм турыдан-туры сорау алу нигезендә тупланган.

Аналитиклар ассызыклавынча, рейтингта киң профессиональ һәм социаль ихтыяҗга ия булган экспертлар даирәсе җәлеп ителгән.

Май-июнь рейтингын Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин җитәкләде. Икенче урында Белгород өлкәсе җитәкчесе Евгений Савченко. Өчлекне Мәскәү мэры Сергей Собянин йомгаклый.

Рейтингның беренче бишлегенә Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор һәм Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Артюхов керде.

* * *

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның инстаграм-аккаунты “Инцидент-менеджмент” системасының эшчәнлеге рейтингында Идел буе федераль округында алдынгы урынны били.

Рейтингның югары баскычында, шулай ук, Удмуртия, Пермь крае, Ырынбур өлкәсе башлыклары да бар. Җиңүчеләрне билгеләгәндә аларның халыктан килгән шикаятьләргә тулы, эзлекле, нәтиҗәле җавап бирүләре исәпкә алынган.

Әлеге рейтингның соңгы урыннарын Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов били. Беренчесе җавапларда халыкның дөрес дәгъва белдермәвен исбат итәргә тырышса, икенчесе мондый сорауларга бөтенләй җавап бирми икән.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: