Якты юлдан
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2019, 11:07

"Бизнесны дәүләт ярдәме белән үстерергә кирәк"

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Интерфакс" агентлыгына биргән интервьюсында республиканың икътисади казанышлары, кече бизнеска инвестицияләр салу, чүп-чар реформасы һәм Сибайдагы экологик хәл турында сөйләде.

Әңгәмә башында ул Петербург халыкара икътисади форумында төзелгән килешүләргә тукталды. Алар нигезендә 82 миллиард сум инвестиция җәлеп итү күзаллана. Ул шулай ук урындагы бизнеска инвестицияләр салу турында бәян итте.

- Бу очракта ике юнәлеш турында сүз алып барабыз. Беренчесе республика территориясендә эшләүче эре предприятиеләр

белән эшне үз эченә алса, икенчесе - икътисади мохитне үстерү' - диде ул.

Аның фикеренчә, иң зур проблема безнең бизнесның, чит илләрнеке белән чагыштырганда, көндәшлеккә сәләтсез булуы. Башкортстанда, мәсәлән, Кытай компанияләре белән көндәшлек итә алмаучы зур булмаган предприятиеләр күп. Бу уңайдан алда берничә бурыч тора. Беренчесе - безгә бизнесны дәүләт ярдәме белән үстерергә кирәк. Икенчесе, бизнес аякка баскач, бәяләр сәясәтен хәл итү.

Радий Хәбиров беренче яртыеллыкның яхшы күрсәткечләр белән тәмамлануын белдерде. Мәсәлән, соңгы өч елда тәүге тапкыр республикада инвестицияләр салу күләме арткан: узган елдагы белән чагыштырганда, 4,3 процентка. Сәнәгать җитештерүе индексы да артуга таба. Салымнар һәм җыемнар күләме начар түгел. Торакны сафка кертү күрсәткече 31 процентка арткан.
Читайте нас: