Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2019, 12:08

Башкортстан 15,6 миллиард сумлык федераль субсидиягә дәгъва итә

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында республика муниципалитетлары федераль бюджеттан 15,6 миллиард сумлык субсидияләр алуга гаризалар бирде.

Республика бюджетыннан гаризаларны финанслау күләме 2,1 миллиард сум тәшкил итәчәк. 21 июньдә гариза документлары Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде, аны яклау 18 июльдә булачак.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының гомумиләштерелгән заявкасы 2020-22 елларга алты юнәлеш буенча формалаштырылган. Болар - торак төзелеше, су белән тәэмин итү, газ бүлү челтәрләре, комплекслы компакт төзелеше, территорияләрне төзекләндерү һәм авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү.
Читайте нас: