Якты юлдан
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2019, 11:24

Радий Хәбиров «Дуслык гөлләмәсе»ндә

Кичә Сибайда Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Дуслык гөлләмәсе » халык мәдәнияте фестивалендә булды.

Төбәк җитәкчесе «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнашучылар белән бергә Ленин урамында урнашкан арт-аллея буйлап йөрде. Биредә һөнәрчелек ярминкәсе, остаханәләр узды.

Радий Хәбиров, шулай ук, беренче инвестсабантуй уңаеннан истәлекле тактаташ ачу тантанасында катнашты. Аның белән бергә әлеге чарада Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева, “Эшлекле Русия” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәистәше Андрей Назаров һәм Сибай мэры Рөстәм Афзалов катнаштылар.

– Узган елның декабреннән мин Сибайда алтынчы тапкыр. Чөнки без сезнең өчен бик борчылдык һәм бөтен республика белән ярдәм итәргә тырыштык, – диде Радий Хәбиров, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп. — Мин сибайлыларга сабырлыгыгыз, проблемаларны эзлекле хәл итү мөмкинлеге биргән өчен баш иям. Бездә барысы да яхшы булачак. Ә бүген без Сибайның киләчәге турында уйлыйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә без монда инвестицияләргә багышланган беренче форумны уздырдык. Чөнки без сезнең яхшырак һәм тату яшәвегезне телибез.

Фестиваль башкорт эстрадасы йолдызлары: Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашев һәм аның «Курайсы» төркеме, Башкортстанның атказанган артистлары Рөстәм Гыйззәтуллин һәм Сәгыйдулла Байегет, «Аргымак» этно-рок-төркеме, ZAINETDIN этно-проекты, Гөлназ Асаева, шулай ук «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбле катнашлыгында бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: