Якты юлдан
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2019, 11:28

Кайбер социаль түләүләр алучылар НДФЛдан азат ителә

Русия Президенты Владимир Путин кайбер социаль түләүләр алучыларны физик берәмлекләр кеременә салымнан азат итү турындагы законга кул куйды.

Аңа ярашлы, Чернобыль АЭСы авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, Семипалатинск полигонында тикшеренүләр вакытында радиация алган, "Маяк" җитештерү берләшмәсендәге авария һәм Теча елгасына радиоактив матдәләр ташланган чорда каза күрүче гражданнарның ай саен алына торган түләүләре физик берәмлекләр кеременә салымнардан азат ителәчәк.

Шулай ук 2018-22 елларда 1 миллион сум алган медицина хезмәткәрләре дә бу ташламага дәгъва итә ала.

Әлеге законга ярашлы, Хезмәт Геройлары, Төньяктан яшәүчеләр һәм башка категорияләр социаль түләүләргә салым салудан азат ителә.

#ВладимирПутин
Читайте нас: